Саба ТВ

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә 33 янгын сүндерү машинасы тапшырылды

Яңа янгын сүндерү техникасы сатып алу өчен республика бюджетыннан 180 миллион сумнан артык акча бүленгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә 33 яңа янгын сүндерү машинасы тапшырды.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының – 30, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 25 еллыгына багышланган тантана «Казан» Гаилә үзәге янында узды.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, яңа янгын сүндерү техникасы сатып алу өчен республика бюджетыннан 180 миллион сумнан артык акча бүленгән.

Фото: Елена Сәләхова

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: