Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Флоридада Сабан туе - 2017: видео, фоторепортаж

Бәйрәмгә АКШның башка штатларында, шулай ук Татарстан, Россия, Европа илләрендә яшәүче татарлар килгән.

Бүген татар дөньясында 2017 елның беренче Сабан туе үтте - аны АКШның Флорида штатында яшәүче татарлар һәм башкортлар оештырды. Флоридада төпләнеп яшәүче милләттәшләребездән тыш, бәйрәмгә АКШның башка штатларында, шулай ук Татарстан, Россия, Европа илләрендә яшәүче татарлар килде, дип хәбәр итә оештыручылар.

Татарстаннан махсус кунаклар булып халыкара бәйгеләр лауреаты, Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов һәм Татар милли мәдәнияте һәм кухнясы халыкара ассоциациясе Президенты Резеда Хөсәенова килгән.

Сабан туе Флорида штатының Tradewinds паркында үткән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


---------------------------------------------------------

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев