Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Фирдүс Тямаев: «Әгәр дә синең классика тыңлыйсың килә икән – бар Филүскә, биисең килсә – Юлъякшинга бар!»

- Фирдүс, сезгә тормышта уңыш еш елмаямы? Эшләрегез җиңел генә барамы? Лотореяга миллионнар отканыгыз бармы? - Уенга килгәндә - юк. Егетләр белән кәртле уйнасак та, җиңеләм. Бервакыт биш сумлык акча салып, зур сумма ота торган автоматлар чыкты бит. Анда да җиңгәнем булмады. 1000 сум оттыргач, башка уйнамадым аны.


Ә иҗатка килгәндә - әлбәттә. Уфада 4 көн концертыбыз шыгырым тулы заллар белән узды. Казанда 6 көн булдык, Чаллыда да 6 көн, Мәскәүдә - 2 көн. Бу Аллаһы Тәгалә тарафыннан булган иң зур уңыш. Тамашаңа халык килә, дәрт, кәеф белән кайтып китә. Концерт ахырында аларның басып алкышлауы гына ни тора?! Әлбәттә, мин - уңышлы, мин - бәхетле.

- "Ир-ат бәхете - хәерле хатыннан", диләр. Килешәсезме?
- Килешәм, әлбәттә. Резидам - бик тыныч, ул миннән алда беркайчан да сөйләми. Мин бит бик кызу кеше. Кызган вакытта ул дәшми. Һәр сулышымны аңлый ул, сабыр, көнләми.



- Инстаграм хәзер барысын да хәбәр итеп тора. Балагыз гастрольләрдә һәрчак сезнең белән икән.
- Юк, хәзер бик алмыйбыз инде. Ул үсә, аңа тиешле тәрбия кирәк. Аның белән шөгыльләнү мөһим. Резиданы да быел бары тик зур шәһәрләргә генә алып чыгам. Йортта да хуҗа булырга тиеш бит.

- Тормышта сезгә кем үрнәк булды?
- Авыл баласы кемнән үрнәк алсын? Әти-әнисеннән, гаиләсеннән, күрше-тирәсеннән, авылдашларыннан. Әле бит аңламассың, кайчак тәртипле әти-әнинең дә баласы тәртипсез һәм, киресенә, айнымый эчкән әтинең ил горурлыгы булырдай балалары була. Авыр сорау. Менә мин дә ул үстерәм, тик киләчәктә нәрсә көткәнен белмим. Ул өй тулы уенчык, нәрсә теләгәнен алабыз. Менә алай очындыру кирәк микән? Бездәге уенчыкның саны!.. Балалар бакчасында да улкадәр юктыр. Ә без бит кечкенә чакта әти ясаган тауда шуа идек, бер пар тимераякны чиратлашып 10 кеше кия идек... Әмма, шул ук очракта, баланы юклыкта да үсерәсе килми, хәзер деффицит заманасы түгел.

Иҗат буенча остазыма килгәндә, мин Лениногорский музыка училищесында укыдым. Анда укытучылар бик көчле. Шулар барысы да минем остазларым дип әйтә алам. Әгәр дә берсен генә атасам, аныңча кыланып, аңа пародия ясаган булыр идем. Ә минем - үз амплуа, үземнем стиль.

- Сезне нәрсә үпкәләтә ала?
- Мин бик эмоциональ кеше. Авыр сүз әйтсәләр дә, үпкәлим. Әмма озакка түгел. Шул якка күңелем бик нечкә. Югыйсә үзем бик каты, усал кеше, ә "бәләкәй" генә сүзгә дә сынып куюым бар. Ә ниндидер матур сүз мине "күтәреп" җибәрә. Шатлыгымнан күзгә яшьләр дә тула кайчак.

- Социаль челтәрләр күп вакытыгызны аламы?
- Соңгы арада Инстаграмның "туры" эфирында утырам. Бәлки ул кирәк тә түгелдер. Чөнки анда берәрсе начар сүз яза да, мин аны сүгәргә, каты бәрелергә тотынам. Ну, ошамый икән минем иҗатым, ник ул мине карап, тәнкыйтләп утыра соң?
Ә концертлар хакында тамашачы фикерен белү - бик мөһим әйбер. Социаль челтәрләр бу очракта ярдәм итә. Рәсми төркемгә кереп тә, тамашачының концерт турында ни язганын укыйм.

- Яныгызда начар кешеләр бөтерелеп йөрсә, сез аларның эчке халәтен сизәсезме?
- Мин бит 10 ел тамада булып эшләдем, кешене китап кебек "укып" бирә алам. Кемдә - фальш, кем алдый, ә кем чын күңеленнән әйтә - мин барысын да сизеп торам. Кем миңа дус, ә кем дус түгел икәнен Аллаһы Тәгалә миңа шундук белдерә.

- Соңгы соравым. Күптән түгел бер зыялы кеше белән интервью ясаган идем, ул: "Менә бездә Фирдүс Тямаев белән Филүс Каһиров рәттән концерт куйды. Филүскә 30 билет сатылган, ә Тямаевка бер урын да калмаган. Бу сәнгатьнең дәрәҗәсе төшүе хакында сөйли", - диде. Моның хакта нәрсә әйтерсез?
- Сез минем концертымны карагыз да, минем сәнгать югары түгел дип әйтә алырсыз микән? Минем җыр сүзләремне 30 ел редакция мөдире булып эшләгән Сәкинә апа Хәйруллина иҗат итә. "Гомер үтә", "Дуслар була бу тормышта", "Үбим әле, әнкәй, кулларыңны"... Нинди көчле, әһәмиятле шигырьләр. Филүснең консерваториядә укуы югарылык дигәнне аңлатмый. Сүз дә юк, Филүс - ул профессионал.

Әмма техник яктан безнең концертка бәя бирсәң, ул рус йолдызларыныкыннан калышмый: чит илдә сатып алынган яхшы аппаратура, кыйммәтле утлар... Әйе, миндә "тере" музыкантлар - барабанчылар, гитарачылар юк, чөнки ул кыйммәткә төшә. Әмма без аның урынына сыйфатлы аранжировкалар яздырабыз.


Бер җырчыны икенчесеннән аерырга, чагыштырырга кирәк түгел. Филүс югарырак дәрәҗәдә икән, ә син - түбәнрәк, дип әйтү дөрес түгел. Әгәр дә синең классика тыңлыйсың килә икән, бар Филүскә, сиңа берәү дә комаучаламый. Әгәр дә син шул рәвешле күңелеңә гармония аласың икән, рәхим ит. Әгәр дә синең дискотекада биисең килә икән, бар Юлъякшинга! Рәхәтләнеп бии, эмоцияңне чыгар! Әгәр дә көлеп, шоу карыйсың килә икән, бар Данир Сабировка. Әгәр дә синең энергия аласың, яшисең килә икән - бар Тямаевка! Әгәр дә синең элекке вакытларыңны хәтергә төшерәсең килә икән, бар Салават абыйга. Рок тыңлыйсың киләме, рэпмы - монда сайлау иркенлеге. Бер җырчының да иҗаты икенчесенекеннән ким түгел, ә жанрлар гына башка. Монда ул зыялы кеше түгел, хәтта власть та сәнгатькә дәрәҗә бирә алмый. Менә, Тямаевка Уфа дүрт көн йөри, димәк, халык түбән дәрәҗәдәге концерт карарга килгән? Кайсы артистның әле әнисенә тезләнеп җырлаганы бар? Нигә җырламыйлар? Бу бит хурлык түгел. Кайсы артист Аллаһы Тәгаләгә табынып, тезләнеп җырлаганы бар?

Артист чагыштырып, чүп эзләргә кирәкми. Беребез дә фәрештә түгел. Монда халык зәвыгы хәл итә. Иң җиңеле - кеше турында гәйбат сатуы. Менә син тере тавышлы, 3,5 сәгатьлек концертта сикерә-сикерә җырлап кара әле?! Аннан сөйләшербез.



http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев