Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Филүс Каһиров икенче улына нинди исем сайлавын әйтте: мәгънәсе «баһадир» дигәнне аңлата

- Филүс, икенчегә әти булуыгыз белән тәбриклибез! - Бик зур рәхмәт!


- Исем сайлап өлгердегезме?
- Əйе. Рөстәм. Дөресен генә әйткәндә, исемне озак сайладык. Бик ерак китмичә генә, чын татар исемен кушасы килде.

Айдарны да озак уйлаган идек. Исемнең яңгырашы да, мәгънәсе дә матур булсын. Ә анары, тормышымда очраган барлык Айдар һәм Рөстәмнәр яхшы, тыныч, тормыш сөючәннәр. Улларымның да шундый булуларын телим.

Əти булгач, тормыш бөтенләй үзгәрде. Күп нәрсәгә икенче күзлектән карый башлыйсың. Күңел нечкәрә, җаваплылык арта.

- Икенчегә кыз булыр дип көттегезме?
- Ул һәм кыз булса, комплект диләр бит инде. Əмма без кемгә дә шат. Исән-сау гына булсын! Эльмира да үзен яхшы хис итә. Дүшәмбе балалар йортыннае чыгарырга тиешләр.

- Айдарны ничек тәрбияләүегез дә безгә кызык.
- Өйдә бары тик татарча сөйләшәбез. Тора-бара мохит үзе аны русчага өйрәтәчәк. Ни дисәң дә, балалар бакчасында да, мәктәптә дә аралашу рус телендә барачак. Бу дөньяга карашларын намуслы һәм игелекле итәсе килә. Андый кеше булу авыр, әмма "чиста" кеше булып яшәү күпкә җиңелрәк.

- Ялларыгызны ничек уздырасыз?
- Бала булгач, беренче чиратта, аның өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булсын дибез. Сәүдә үзәкләрендә урнашкан уен майданчыкларына йөрибез. Ә шәхсән үземә генә килгәндә, бильярд уйнарга, хоккей карарга яратам.

Реклама

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев