Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Фаҗига: юл-транспорт һәлакәтендә танылган журналист Эльвира Ибраһимова һәлак булган

Кичә Казан-Малмыж юлының 31нче чакрымында, Бөреле тимер юл станциясе тирәсендә зур авария булган. Журналист Эльвира Ибраһимова (күпләр аны Мутавалова дип белә) идарә иткән 13нче модель "Лада" һәм SCANIA йөк машинасы бәрелешә. Эльвира һәлак була.

 

Эльвира «Болгар FM»да, «Биектау FM»да, башка матбугат чараларында эшләде. Соңгы көненә кадәр "Ярдәм" мәчете каршындагы тернәкләндерү үзәгендә хезмәт куйды. Никахлар, хәләл мәҗлесләр алып барды. Аның ягымлы, тынычландыра торган тавышын күпләр хәтерлидер.

Якыннары, туганнары һәм хезмәттәшләренең тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.

Урыны җәннәт түрләрендә булсын.

http://matbugat.ru/news/?id=17855

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев