Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Эшләүче пенсионерларга пенсия түләү турында Россия Пенсия фонды аңлатма бирде

Гамәлдәге закон нигезендә, социаль пенсия түләү бары тик эшләмәүче һәм тиешле стажы булмаган гражданнарга гына каралган.

Россия законнары нигезендә, эшләүче пенсионерлар картлык буенча социаль пенсия алмый. Бу хакта Россия Пенсия фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС агентлыгы яза. «Бу күп еллар гамәлдә булган норма, ул пенсия турындагы федераль законда беркетелгән», - дип хәбәр икәннәр агентлыкка Россия Пенсия фондыннан. Моңа кадәр кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының эшләүләрен дәвам итүче пенсионерларга картлык буенча социаль пенсияне гамәлдән чыгарырга җыенуы турында язып чыккан иде. Гамәлдәге закон нигезендә, социаль пенсия бары тик эшләмәүче һәм иминият пенсиясе алу өчен тиешле стажы булмаган гражданнарга гына каралган.

Реклама

•Социаль пенсиянең уртача күләме 9 мең сумнан бераз артыграк. Россиядә мондый түләүләрне 3,2 миллионга якын пенсионер ала.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев