Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җепшек кар һәм яңгыр явуы көтелә

Алдагы берничә көндә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Татарстан Гидрометеорология үзәге һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада җепшек карлы, яңгырлы язгы һава торышы хакимлек итәчәк.

Алдагы берничә көндә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Бүген көндез Казанда җепшек кар һәм яңгыр яву ихтималы бар. Һава температурасы 1-3 градуска кадәр җылыта.

3 мартта Татарстанда җепшек кар һәм яңгырлар кабатланачак. Республиканың аерым районнарында җиңелчә генә буран чыгу ихтималы да бар. Җил көньяктан исә, уртача тизлектә. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк.

Һава температурасы төнлә - 0-5 градус салкын булса, көндез 0-4 градуска кадәр җылыта.

Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана.
"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев