Энҗе Нурисламова «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек булды.
Ул озак еллар районның мәдәният өлкәсендә хезмәт куя, үзенең үзенчәлекле матур тавышы белән һәр чараны алып бара, куелган, оештырылган һәр бәйрәмдә, спектакльләрдә аның иҗади хезмәте салынган.
Ходай аңа моңлы тавыш та биргән. Алдагы елларда республикада "Нечкәбил" бәйгесе җиңүчесе булды.
Энҗене чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев