Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Элвин Грейның әнисе: “Улыбыз рәхәтләнеп елады” [+фото,видео]

Популяр җырчы Радик Юльякшин турында матбугат чаралары күп яза. Әңгәмәләре дә еш басылып тора. Ләкин адәм баласын әнисеннән дә яхшырак белүче кеше юктыр. Шуңа да улы, аның балачагы турында күбрәк белергә теләп, Нәфисә апа Юльякшина белән элемтәгә кердек. - Нәфисә апа, Радик тугач, нинди хисләр кичердегез? - Хатын-кызның ул мизгелләре...

Популяр җырчы Радик Юльякшин турында матбугат чаралары күп яза. Әңгәмәләре дә еш басылып тора. Ләкин адәм баласын әнисеннән дә яхшырак белүче кеше юктыр. Шуңа да улы, аның балачагы турында күбрәк белергә теләп, Нәфисә апа Юльякшина белән элемтәгә кердек.

- Нәфисә апа, Радик тугач, нинди хисләр кичердегез?

- Хатын-кызның ул мизгелләре мәңге онытылмый торгандыр. Кызым Регинаны төнгелеккә алып китә торган булсалар, Радик һәрвакыт минем белән булды, янымда гына йоклады. Аннан шунысы исә: ул туган көнне ишеп-ишеп яңгыр яуды һәм бер атна туктамады. Өлкәннәр "елак бала булыр бу" дип әйтә иделәр. Бертуктамый елавына аптырагач, хастаханәдә дә ятып чыктык. Шунда табиблар: "Елаган баланың үпкәсе зур була. Менә күрерсез әле, улыгыз җырчы булып куймагае", - дигәннәр иде, юраганнары юш килде бит.



- Елаудан кайчан туктады соң Радик?

- Бер яше тулганчы рәхәтләнде әле ул елап.



- Җырга булган сәләтен кайчан күреп алдыгыз?

- Теле ачылып өлгергәнче үк "Аманай" дип җырлап йөри башлаган иде инде ул. Табибларның "Җырчы булыр" диюләре әтисенә бик ошаган иде. Хәтта ничектер горурланып йөрде. Бераз үсә төшкәч, Радик уен кораллары белән кызыксына башлады. Башта үз теләге белән курайда уйнарга өйрәнде, 7нче сыйныфларга җиткәч, баян белән кызыксына башлады. Ләкин аны алыр өчен акчабыз юк иде. Чөнки әтиләре ул вакытта бик каты авырый башлады, өйдә генә утырды. Ләкин ничек итсә итте, танышлары аша баян юнәтте. Кызганыч, улыбызга соңгы бүләге дә шул булды…

Радик музыка училищесы каршындагы баян түгәрәгенә йөри башлады. Иң кызыгы - ул уен коралларында ноталарга карамыйча гына уйный иде. Ә ул түгәрәктә нота белмәсә, бала белән алга таба шөгыльләнмиләр. Шуңа да анда йөрүне туктатырга туры килде. Мәктәптә укыганда нинди генә музыкаль чара узмасын, Радик башлап йөрүчеләрнең берсе булды. 10нчы сыйныфта укыганда беренче альбомы чыкты. Шул ук елны Финляндиягә музыка фестиваленә барып, дәртләнеп кайтты. Ул вакытта ук аны йоклатып булмый иде: төне буе җыр язып чыкты. Хәзер дә шулай.



- Радик җырлаудан тыш, ир-егетләргә хас физик эшләрне беләме соң?

- Ирем балта остасы иде бит. Радикны да агач эшенә өйрәтеп калдырды. Улым үзенә компьютер өстәлләренә кадәр ясады. Хәзер дә берәр әйбер ватылса, тиз арада төзәтә дә куя. Кулы андый эшкә ятып тора. Кечерәк вакытында әтисенең киемнәренә апликацияләр ябыштырып, әллә нәрсәләр кыландыра иде.



- Күп кенә интервьюларында Радик сезнең белән концертларда йөрүнең плюслары турында сөйли… Һәрвакыт улыгыз янәшәсендә булу үзегезгә дә рәхәттер?

- Әлбәттә. Авырган вакытлары да була бит инде. Андый вакытта шәфкать туташына әйләнәм. Уколларын да үзем ясыйм. Радикның костюмнарын карап тору да минем өстә. Өйгә кайткач, тегәсен - тегәм, юасын - юам. Төркемдәге егетләргә дә кулдан килгәндә ярдәм итәм. Әлеге эшләр минем өчен ял гына. Рәхәтләнеп йөрим гастрольләрдә.

Зилә ҖӘЛӘЛИЕВА, Сабантуй

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Элвин Грейның әнисе: “Улыбыз рәхәтләнеп елады” [+фото,видео]

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев