Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Элвин Грей миллион сум акча сораган, диләр

Чаллы Сабантуена Элвин Грей килерме-юкмы әлегә билгесез. Ул Кытайдан ялдан кайтып бераз искә килеп ята икән. Халык арасында җырчының Чаллыда Сабантуенда чыгышы өчен миллионнар сораган икән, дигән сүзләр таралды. Моның дөреслеген бер кем дә расламый да, инкарь да итми. Утсыз төтен булмый диләр.

Кайберәүләр күпме түләсәләр дә килер, бу аңа реклама бит, диләр. Икенчеләр Грей барыбер фонограммага җырлаячак, дип (гомумән ачык һавада барлык артистлар да + фонограммага авыз селкетәләр икән диләр. Дөресме?) әйтәләр.

Элвин Грейны сөймәгән кешеләр дә Чаллыда шактый, "алар нигә инде, бу-борындыкны чакырганнар, беткәнмени милли моңлы җырчылар, нигә Салават килми", дип каршы төшәләр, дип яза Шәһри Чаллы. Әлбәттә бар халыкка да ярап бетеп булмый. Сабантуенда карарбыз, кем сәхнә тотар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев