1994 елда чыккан аеруча сирәк машина өчен сатучы 19,79 миллион сум акча сорый.
(Казан, 20 август, «
Татар-информ»). Петербургта сатуга S-класслы Mercedes-Benz лимузинын куйганнар, сатучы сүзләренчә, анда Россиянең беренче президенты Борис Ельцин йөргән. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.
auto.ru сайтында урнаштырылган белдерү тексты буенча, зәңгәр седан Ельцин хакимлек иткән елларда Кремль гаражында торган, әлеккеге ил башлыгы рәсми һәм рәсми булмаган очрашуларга аның белән күп тапкырлар барган.
Белдерүдә күрсәтелгәнчә, лимузинның руле сул якта урнашкан, арткы приводлы, двигательнең егәрлеге 320 ат көченә ия. Чит ил машинасының бронекапсуласы махсус заказ белән эшләнгән, автомобиль үзе 60 мең чакрым йөреп, "бик яхшы хәлдә" сакланган.
1994 елда чыккан аеруча сирәк машина өчен сатучы 19,79 миллион сум акча сорый.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Нет комментариев