Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Экзит-полл буенча Татарстан Президентына кандидатларга күпме тавыш бирелгәне билгеле

Социологлар тавыш биреп чыккан 8 меңгә якын кешене сораштырган.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Экзит-полл нәтиҗәләре буенча Татарстан Президентына кандидатларга күпме тавыш бирелгәне мәгълүм. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча экспертлар советының җаваплы секретаре Андрей Большаков хәбәр итте.

Ул сайлау участокларында сораштырулар үткәрелгәнен әйтте. Участокларның 34 проценты Казанда, 41 проценты республиканың башка шәһәрләрендә, 25 проценты авылларда урнашкан иде. «Социологлар 8 меңгә якын кешене сораштырган. Бу зур саннар, ләкин рәсми саннар түгел. Сораштырылганнарның 67 процентыннан артыгы мәгълүмат бүлешергә ризалык бирде, чөнки кемнәрдер баш та тарта ала», — диде Большаков.

Шул рәвешле, сораштырылган нәтиҗәләр буенча, Альфред Вәлиевка халыкның 6,5 проценты тавыш биргән. Олег Коробченкога - 2,3 процент, Рөстәм Миңнехановка - 81,2 процент, Альмир Михеевка - 4,0 процент, Владимир Сурчиловка - 3,4 процент тавыш исәпләнгән.

Реклама

Халыкның өч проценты социологларга бюллетеньнарны бозганнары хакында хәбәр иткән.

 Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/politics/13-09-2020/ekzit-poll-buencha-tatarstan-prezidentyna-kandidatlarga-k-pme-tavysh-birelg-ne-bilgele-5771164

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев