Реклама
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе агымдагы елның 24 гыйнварында җаваплылыгы чикләнгән "Юбилейный" ит комбинатында (Саратов шәһәре) җитештерелгән колбаса әйберләрендә һәм җаваплылыгы чикләнгән "Дымок и К" җәмгыятеннән (Энгельс шәһәре) китерелгән тозлы шпикта дуңгызларда була торган африка чумасы вирусы геномнары ачыклануы турында белдерә.
Шул уңайдан Идарә "Юбилейный" ит комбинатында, "Дымок и К" җәмгыятендә чыгарылган дуңгызчылык продукциясе китерелгән очракта, сатучы оешмаларның бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ветеринария идарәсенә яки идарәгә һәбәр итүләрен сорый.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз