Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дүрт бала үстергән анага улларында, кызларында урын табылмады, кайтып карарга да ризалашмадылар

Беркөнне Казаныбыздагы зур сәүдә үзәкләренең берсендә йөргәндә, инде ничә еллар күрешмәгән, элек тулай торакта күршеләр булып яшәгән Галияне очраттым. Үзе килеп кочаклап алмаса, танымас та идем: олыгайган, үзгәргән.

Бирешмәскә тырышсак та, вакыт үз эшен эшли шул. Галия белән сөйләшә торгач, кибеткә нәрсәгә чыкканым да онытылды. Ул үз тормышын, мин үземнекен сөйләп, ике сәгать вакыт үткәнен сизми дә калганбыз.
Минем әти белән әни күптән гүр ияләре инде. Аларны искә төшереп, өзелеп сагынуларымны сөйләп, күзләр дә яшьләнде. Галия дә якыннары турында сөйләде:
- Казанда эшем дә бик әйбәт иде, фатирны да шәхси йортка алыштырып, яхшы ремонтлар ясап, матур гына яшәп ятканда әнине инсульт сукты, - диде ул. - Янында торып тәрбияләргә кирәк булды. Казанны, яраткан эшемне, балаларымны ташлап, авылга кайтып китәргә туры килде. Өстәвенә, әни белән бергә әле аның әтисе - тәрбиягә мохтаҗ 94 яшьлек бабай да яши. Үзләрен генә калдыру һич мөмкин түгел. Әтинең үлгәненә шактый инде, сагынам үзен, аңардан башка йорт бушап калган кебек. Ирләр эше дә үземә калды. Авылда яшьләр юк, җыенысы - карт-карчыклар. Күбесе тәрбиягә мохтаҗ кешеләр. Карт бабам белән авыру әнине миннән башка тәрбияләр кеше юк. Картлар йортына илтеп тапшыра алмыйм бит инде газиз кешеләремне! Андыйлар да бар үзе, безнең авылда берәүләр әтиләре үлгәннән соң әниләрен шул йортка илтеп урнаштырдылар. Дүрт бала үстергән аналарына улларында, кызларында урын табылмады, кайтып карарга да ризалашмадылар. Андый хәлләрдән Аллам сакласын! Үзебезнең дә картаясы бар. Хәзер килеп җитәчәк ул картлык. Балалардан игелек күреп, картлык көннәребездә тыныч гомер кичерсәк иде инде.
Мин дә аңламыйм якыннарын Картлар йортына илтеп тапшырган кешеләрне. Заманында иптәшем яшәгән авылдагы күрше әбине дә шундый йортка илтеп куйганнар иде. Дөрес, аның балалары да, ире дә юк иде, бик интегеп яшәгәнлектән үз теләге белән китеп урнашты диделәр.
Бервакыт ул яшәгән Картлар йортына эш буенча баргач, янына кереп күреп чыккан идем үзен. Мине күрүгә, сикереп торып, якын туганын очраткандай, кочаклап алып үксеп елаган иде әби. Үземнең дә күңел тулды. Мондый җирдә туган ягыңнан, туган нигезең яныннан килгән кеше туганыңдай якын тоеладыр шул ул.
Кешенең ике генә йорты булырга тиеш дип саныйм мин: гомер кичергән нигезе һәм мәңгелек йорты. Болай да кыска гомердә Картлар йортына урын була алмый. Каядыр ял итәргә баргач та берничә көннән үк өеңне сагына башлыйсың бит. Ничек кенә тәмле сыйласалар да, өеңә кайтып үзең әзерләгән ризыкны ашыйсың килә башлый.
Әнием кунакка килсә, берничә кич кунуга: "Өйгә кайтам", - дип такмаклый башлый иде. Үзенең газиз баласы янында кадерле кунак булып кына ятасы бит инде, югыйсә... Алай түгел икән шул, һәркемгә үз йорты якын, газиз. Кеше гомер иткән йортта гына үзен тыныч, рәхәт, уңайлы хис итә.
Һәркем картлыгын үз өендә каршылый алсын, Картлар йорты уебызга да, төшебезгә дә кермәсен иде.

    Раилә ФӘТХУЛЛИНА
    Татарстан яшьләре

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

     

     

    Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

    Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

     

     

     


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев