Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дөньядагы иң таза хатын-кыз өч атнада 100 килограммга ябыккан

Мисырда яшәүче һәм Мумбайда дәвалау курсы үтүче Иман Әхмәд Абдулати өч атнада 488 нән 380 килограммга калып, дөньядагы иң таза хатын-кыз дигән исемен югалткан. NDTV телеканалы җиткерүенчә, 25 ел эчендә ул беренче тапкыр үзе торып утыра алган һәм хәзер операциягә әзер. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Гадәти булмаган пациентканы дәваларга алынган доктор Лакдавала сүзләренчә, авыру соңгы атнада махсус әзерләнгән диета тоткан һәм физиотерапия курсын үткән. "Хәзер Абдулати бариатрик операциягә әзер", - дип билгеләп үткән табиб.

36 яшьлек Иман Әхмәд Абдулатинең авырлыгы 500 килограмм чамасы булган, ул Мумбай клиникасына 11 февральдә китерелгән. Аны Һиндстанга алып бару бик мәшәкатьле булган. Мумбайга ул EgyptАir йөк самолетында китерелгән, клиника палатасына автокран ярдәмендә күтәргәннәр.
25 ел дәвамында ул үзе генә өйдән чыга алмаган, хәтта ятагында борылып яту аңа җәза кебек булган. Мисыр табиблары ярдәм итә алмагач, туганнары Һиндстан табибларына мөрәҗәгать иткән.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/07/136317/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев