Саба ТВ

Дәүләт Думасында ОСАГО бәясе кыйммәтләнү турындагы хәбәрне кире кактылар

«ОСАГО тарифлары 30 процентка арта алмый, бары инфляция дәрәҗәсенә генә кыйммәтләнергә мөмкин», - диде Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитет башлыгы Анатолий Аксаков парламент тыңлауларында

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитет башлыгы Анатолий Аксаков парламент тыңлауларында ОСАГО бәясе кыйммәтләнү турындагы хәбәрне кире какты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«ОСАГО тарифлары 30 процентка арта алмый, бары инфляция дәрәҗәсенә генә кыйммәтләнергә мөмкин», - диде ул.

Шулай итеп, Аксаков «Известия» газетасында чыккан мәкалә турында фикерен белдерде. Анда ОСАГО полисы двигатель егәрлеге коэффициенты гамәлдән чыккан очракта, өчтән бер өлешкә диярлек кыйммәтләнергә мөмкин, диелә.

Анатолий Аксаков мондый хәбәрләр ОСАГО буенча парламент тыңлаулары алдыннан бары тик кешеләрдә борчылу тудыру өчен генә барлыкка килә, дип фаразлады.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: