Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Дин юлына басып, мәчеткә йөреп маташа, үзенең эче тулы пычрак»

Кияүгә чыкканда, миннән дә бәхетле кеше юктыр дип уйлап, хыял диңгезендә йөзгән идем. Барысы да алда әле дип өметләнеп, еллар узганын сизми дә калганмын. Балалар үстерү, тормыш көтү кебек мәшәкатьләр белән иремнең миңа карата чын мөнәсәбәтен дә бөтенләй сизмәгәнмен. Әллә игътибар итмәскә тырыштым микән? //Татарстан яшьләре// Авырып урын өстенә егылгач,...

Кияүгә чыкканда, миннән дә бәхетле кеше юктыр дип уйлап, хыял диңгезендә йөзгән идем. Барысы да алда әле дип өметләнеп, еллар узганын сизми дә калганмын. Балалар үстерү, тормыш көтү кебек мәшәкатьләр белән иремнең миңа карата чын мөнәсәбәтен дә бөтенләй сизмәгәнмен. Әллә игътибар итмәскә тырыштым микән? //Татарстан яшьләре//

Авырып урын өстенә егылгач, шулар турында уйланып яттым. Температурам төшми, янам-пешәм, ирем: "Хатын, чәй эчәсең килмиме яки берәр нәрсә кирәк түгелме?" - дип, яныма ник кереп карасын! Бүген генә түгел, гомере буе шундый булды. Минем уңышлардан көнләшеп, әти-әнине, туганнарымны санга сукмыйча яшәде. Мин аныкылар өчен җанымны ярып бирергә әзер тордым, югыйсә. Мин яхшырак булган саен, ул минем башыма басардай булып йөрде. Әле җитмәсә дин юлына баскан кыяфәт чыгарып, мәчеткә йөреп маташа. Ә үзенең эче тулы пычрак. Егерме елга якын бергә гомер итеп, бер эшен дә минем белән киңәшеп эшләмәде. Чит кешеләр янында кояш кебек балкып, үзен яхшы итеп күрсәтер өчен, биеп тора. Ә үзебез генә калсак, йөзе кара күмергә әйләнә. Яше барган саен акылы чыга гына бара. Балалар бар дип тормый, миңа әллә нинди начар сүзләр әйтә. Ирсез хатыннар миңа караганда мең тапкыр бәхетлерәк кебек тоела кайвакыт. Чөнки алар кемнеңдер мәгънәсез малаен көйләп интекмиләр. Бүген аерылып китәр идем, әти-әнигә кайгы китерәсем килми. Ләкин болай да яшәп булмый: бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәмәгәч, нинди тормыш инде ул?! Кайчакларда үз-үземне, узган гомеремне уйлап, төн буе елап чыгам. Ир дигәнем юешләнеп беткән мендәрне тотып карый да, бер сүз әйтмичә, икенче ягына борылып ята. Тормыш гел эштән, борчу-мәшәкатьләрдән генә тормый бит! Кешегә гомер бер генә бирелә, сөясе, назланасы да килә. Ирләреннән уңган хатыннар, чын гаилә башлыгы була белгән ирләр турында ишетәсе килә. Әллә ялгышлык миндә булды микән?

Фото: http://www.inform.kz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев