Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дилә Нигъмәтуллина иҗаттан туктап бизнеска күчкән?!

Татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъмәтуллина берникадәр вакыт сәхнәдән югалып торды да, кинәт янәдән иҗатка чумды. Иҗаттан туктап ял итүе юкка гына түгел, җырчы үзен эшмәкәрлек өлкәсендә сынап караган.


- Кеше бер урында гына торырга тиеш түгел, һәрвакыт үсәргә, камиллеккә омтылып яшәргә тиеш. Мин дә үземне яңа өлкәдә сынап карадым. Иптәш кызым белән реклама-полиграфия оешмасында эшләдем. Акчаны кая да эшләп була, ул яктан кыенлык кичергәнем юк анысы. Ләкин шулай да иҗат кешесенең күңеле барыбер иҗатка тартыла. Җырлы язмыш мине беркайчан да ташламас сыман. Шулай итеп, шоу-бизнестан бераз ял итеп, яңа көч-куәт белән янә эшкә керештем, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Дилә Нигъмәтуллина.


Реклама


Хәзерге вакытта җырчы апрель аенда узачак концертына әзерләнү белән мәшгуль. "Концерт куймаганга 2 ел вакыт узган. Сәхнә бизәлеше, программа, эчтәлеге, репертуар - тамашаны бар яклап үзенчәлекле итеп оештырасым килә. Минем идея-фантазияләрем көчле, һәрвакыт ташып тора! Шул хыялларымны тормышка ашырырга телим. Кызганычка, концертны оештыруда ярдәм итүче иганәчеләрем юк, барысы да үз көчем белән башкарыла", - дип белдерде Дилә.


http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев