Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дару өчен акча кайтарып бирергә вәгъдә иткән алдакчыларга ышанып Казанда ике хатын-кыз 3,5 миллион сум акчасыннан колак каккан

Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Полиция вәкилләре ачыклаганча, ике хатын-кыз да кайчандыр БАД сатып алан булган. Күпмедер вакыттан соң алар белән билгесез кеше элемтәгә чыгып, дару препаратларның зыянлы булганын һәм кулланырга ярамаганлыгын хәбәр итә. Түләгән акчаларны сертификат белән кайтарып бирү мөмкинлеге барлыгын әйтә. Ә моның өчен банк аша акча күчерергә кирәк була.

 

Берничә көн дәвамында хатын-кызлар билгесез кешеләргә бар булган акчаларын түлиләр. Вәгъдә ителгән сертификатларга ия булмагач. Алар полициягә бара. Ике пенсионер 3,5 миллион сум күләмендә акчасын югалта. Бу очраклар буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә караганда, ел башыннан бирле Казанда алдакчылар тозагына 100дән артык кеше эләккән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев