Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Данир Сабиров: "Төркемемнең дә, йортымның да финанс директоры – хатын"

Ир-атларны "биетә" торган бәйрәм дә якынлаша. Алар сөйгәннәренә нинди бүләк әзерлиләр икән? 8 март көнне икенче ярларын ничек шаккатырмакчы булалар? Шул турыда Данир Сабировтан сораштык.

- Бәйрәм алдыннан хатынымны бераз мактап алыйм. Миләүшәм - төркемнең директоры, минем уң кулым, сул кулым, башым-аягым, аннан башка минем бер эшем дә бармый. Мәктәпне - медальгә, университны кызыл дипломга тәмамлаган хатыным бухгалтерияне, бөтен оештыру эшләрен алып бара. Ул икенче бала белән декретта утырганда, аңардан башка гына концерт куеп карадым, әмма керем шактый кимеде, чыгымнар артты. Кыскасы, эшнең рәте китте. Үзем акча санауга оста түгел, минем урын - сәхнәдә.
Миләүшә әле төркемнең пешекчесе дә. Безне ашату тулысынча аның өстендә. Авыл-районнарда кафелар бик юк, концерт куеп, ач йөри идек. Хәзер рәхәт - ике мультиваркабыз бар. Гримеркада ашарга пешерүне моңынчы күз алдына да китерә алмый идем, ул бик уңайлы, кафеда ашаганга караганда да җайлырак булып чыкты. Хәзер режимыбыз да бар. Һәр иртә бөтен төркем әгъзалары ботка ашый. Берәр нинди сәбәп чыгып, хатын безнең белән гастрольләргә чыга алмаса - борчуга төшәбез, ач калабыз.
Кыскасы, төркемемнең дә, йортымның да финанс директоры - хатын. Акча белән бәйле барлык мәсьәләләрне дә ул чишә. Акча аңарда булгач, бүләкне дә үзенә үзе ала. Шуны-шуны алыйм әле, дип кенә сорый миннән. Ə Мәрьям белән Данияга күпчелек очракта кием алабыз, кызлар инде, кызлар инде - матур төсләрдәге ялтыр-йолтыр әйберләргә исләре китә.
Бәйрәм көнне әнине, әбине (хатынның әнисе) һәм әбинең әнисен дә котлыйм. Аларның һәркайсына мин рәхмәтлемен. Әниемә миңа тормыш бүләк иткән өчен, әбиләремә - Миләүшәм һәм без гастрольләрдә булганда балаларны карап торганнары өчен. Сәламәт кенә булсыннар!

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев