Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Чистайда бер төн эчендә авылны сатып җибәргәннәр

Чистай районының Яуширмә авылы Гаяз Исхакыйның туган җире булуы белән данлыклы. Һәм Гаяз Исхакыйча матур яктан булмаса да, күптән түгел авылны танытуга тагын берәү үз өлешен керткән. Ул авыл халкына аны-моны әйтеп тормыйча, авылны фермасы-сыеры-җире белән бергә Мари Иле инвесторына сатып җибәргән. Афәрин!

Таныш булыгыз: Альберт Минзакир улы Мингалимов. Яуширмә колхозы таралып, «Кутлушкино» хуҗалыгы оешкан вакытта бирегә җитәкче булып килә. Колхоз - халык малы, тик таралган колхозның малы - минем мал, дип фикер йөрткән җитәкчеләрнең берсе булып чыга ул. Авыл кешеләре Мингалимовны бу чорларда шактый зур маялар туплап куйды, дип сөйли. Әйтик, техника. 50 данә Камазы гына булган ул вакытта колхозның. Ә фермалар, җирләр, сыерлар күпме?! Күпме булганын Альберт әфәнде үзе яхшырак беләдер. «Кутлушкино»ның учредителе була да, ҖЧҖ ясап, халык байлыгы булган нәрсәләрне үз оешмасына күчерә дә куя. Бер караганда, җитәкчене карак дип әйтеп булмый, чөнки юридик яктан документлар шундый төгәл эшләнгән ки, урлашу турында сүз дә була алмый! Ләкин, җирле халык кәгазьгә түгел, үз күзенә ышана шул.

МИНГАЛИМОВ «ПАТША»

Ярар, буласы булган, «Кутлушкино» акрын гына эшли башлаган. Альберт әфәнде Мингалимов үз оешмасында гына түгел, авылда да төп хуҗа була. Аның кул астында яшәгән елларны халык сагынып искә ала димәс идем. Әйе, терлеккә азыкны алып кайтырга рөхсәт иткән, әйе, хезмәт хакларын вакытында түләгән, ләкин! Яуширмәдә Мингалимовның әйткән һәр сүзе - закон. Берәр кеше каршы дәшә икән, шунда ук эшсез кала. Үз кесәңә эшлим дип, эшмәкәр булам дип йөрисеңме әле син!? Баеп китәр идең бугай… Мингалимов район түрәләре белән дус - халыкның башына кай яктан сугасын әйбәт белә. Шуңа күрә эшче көч, бу кысуларга түзә алмый, кала ягына каерган.

Шәһәргә күченүчеләрне исәпкә алмаганда да, авылдан китүчеләр җитәрлек булган. Андыйлар исемлегенә Мингалимов «патша» үзе «сөргенгә җибәргәннәр» керә инде. Тумышы белән Яуширмәдән булган, хәзерге вакытта да биредә яшәүче Рәхимҗан Камалов сөйли:

- Авылдан күп кешене куып җибәрде. Гомәр исемле бер абый бар иде, бик авырлык белән яшәде ул, күп кайгылар күрде, бичара. Үз йорты юк иде, колхоз чорыннан ук калган хуҗалык йортында гына яши иде. Менә шул бабайны, пенсиягә чыгарына ике ай калгач, бернинди сәбәпсез, берни аңлатып тормыйча, шул өйдән куды да чыгарды бит Мингалимов! Гомәр абый елый-елый чыгып китте авылдан. Эшләгән чагында бик мыскыл итте инде. Түрәләрне ашатып-эчертеп торганга, аңа беркем бер сүз әйтми иде. Бирә белде. Авылда мал-туар күп, ит сорап килгән бер генә кешене дә кире бормады. Мин үзем милиция полковнигы идем ул вакытта, барысын да күреп-белеп тордым, ләкин район да, Татарстан җитәкчелеге дә берни эшләргә мөмкинлек бирмәде.

Хуҗалыкны чит республикага саткан житәкче, Мингалимов Альберт Минзакир улы

Хуҗалыкны чит республикага саткан житәкче, Мингалимов Альберт Минзакир улы

Эшләрдәй халык, монда безгә барыбер көн юк, дип күченеп киткәч, Алберт Мингалимов бөек әдип туган Яуширмәгә әрмәннәр белән үзбәкләрне кертеп тутыра. Яуширмәдә милләтчеләр юк, әмма үз халкы читтә тилмереп эш эзләгәндә авыл фермасында әллә кайдан килгәннәр хуҗа булып йөрүен берсе дә хуплап кабул итмәгән.

Моннан тыш, халык җир пайларының язмышыннан да бихәбәр булып яшәгән. Бернинди документка кул куймасалар да, гектарлаган җирләр Мингалимов оешмасына үзеннән-үзе 49 елга арендага күчкән. Бер гектар җире өчен халыкка 300 сумнан да артык түләмәгәннәр. Әнә шуңа җире булса да, икмәген дә, печәнен дә читтән сатып алып кайтарткан инде бу авылдагылар.

- Альберт беркайчан да инвестор булмады. Инвестор була шул -кем эшләгән акчасын үзе яшәгән авылга кертә. Ә бу берни кертмәде, безнең әби-бабайларның кәҗә-сыерларыннан җыелган колхозны үзләштерде дә, сатты да җибәрде. Менә хәзер Казанда зур байлык белән яши. Аллаһ хөкем итсен ул кешене. Халык рәнҗеп елап калды, халык күз яше җир өстендә калмас! - ди яуширмәлеләр.

ЯҢА ИНВЕСТОР ХАЛЫКНЫҢ ПРОБЛЕМАСЫН ХӘЛ ИТМӘЯЧӘК

Альберт Минзакир улы Мингалимовның Яуширмә хуҗалыгын ни рәвешле сатып җибәрүе турындагы өлешкә килеп җиттек. Утыз елдан артык «Кутлушкино»да эшләгәннән соң, хуҗалыкны сатып, Казанга күченергә карар кыла җитәкче. Тик җирле халык белән киңәшеп торуны, аларга бу турыда хәбәр итүне кирәк дип тапмый. Астыртыннарча эшләнгән эш булды бу, бөтен хуҗалыкны, авылның җирләрен, безнең эш урыннарын, ә димәк, үзебезне дә Мари Иле республикасындагы «Звениговски» ҖЧҖсе җитәкчесе Иван Иванович Казанковка сата. Ә үзе әйберләрен төйи дә авылдан чыгып кача.

- Әйтсә, алдан кисәтсә дә булгандыр бит халыкны? Мин китәм инде, хуҗалыкны сатып китәм, утыз ел бергә эшләдек, сүгеп калмагыз, сау булыгыз, дигән ике җөмләсе җитә иде. Аны эшләмәде. Халык хуҗалыкның сатылганын КАМАЗлар белән фермадагы 350 баш сыерны төяп алып китә башлагач кына белде, - дип сөйли Рәхимҗан абый Камалов.

Халык бу йөк машиналарының юлларына аркылы төшеп караган да, яңа инвестор күп сөйләшеп тормаган. «Әллә судка бирим сезне?» - дип, бер генә әйткән.

- Безнең яңа инвесторга бер сүзебез дә юк. Ул закон бозмады. Килде, сатып алды, хәзер эшли. Кибеттән ипи сатып алсак, аны безнең кулдан тартып алырга берәүнең дә хакы юк бит, шуның төсле инде бу. Ләкин шул ук вакытта аның Яуширмә халкына булган салкын мөнәсәбәте безгә бер дә ошамады, - ди сатылган авыл халкы. Алар инде хет яңа инвестор булса, дистәләрчә ел җәфалаган су, юлсызлык проблемалары хәл ителер дип өметләнгән булган. «Раз» безнең җирлеккә килеп эш башлаган икән, бераз булса да булышсын иде, дип өметләнгәннәр. Тик…

- Безнең хуҗалыкны сатып алган Казанков Иван Иванович - «Звениговски» оешмасының җитәкчесе генә түгел, ул әле КПРФ фиркасе әгъзасы, Зюгановның уң кулы да. Халык белән очрашуга килде дә, мактана бу: «Минем 570 кибетем бар, бер ел эчендә аларның санын меңгә җиткерәчәкмен әле», - диде. Без, ярдәм булырмы, проблемалар бар, дигәч: «Мин социаль яклау бүлегендә эшләүче түгел, алдан ук әйтеп куям: миңа сезнең проблемаларыгыз кирәкми, җирләрегез генә кирәк!» - диде. Казанков үзен бик эре тотты, - дип сөйли Рәхимҗан Камалов.

Аның бу зарын ишетеп, күрше авыл мулласы Мансур хәзрәт тә сүзгә кушыла:

- Элеккеге коммунистлар исеменә тап төшереп, ник шулай эре сөйләшә ул? Димәк, ул коммунист түгел, капиталист! Капиталист икән, нишләп һаман коммунистлар партиясендә утыра ул? Чыксын ул, анда утырмасын! Аерым капиталистлар партиясе булдырсын! Жириновскийдан да яманрак икән бу. Жириновскийны күпме сүксәләр дә ул барыбер халык сүзен сөйли әле. Бу коммунистларга тап төшерә!

КЕМ КӨЧЛЕ, ДӨНЬЯ - ШУНЫКЫ

Яңа себерке яңача себерә бит инде ул. Әнә Иван Иванович та, Яуширмәгә килүгә үк, 350 баш сыерларын читкә озаткан. Ферма бушап калган, эшсез калмасам ярый, дип, биредәге һәр сыер савучы калтырап тора. Ярый берничә йөз баш тана калдырганнар әлегә. Тик кайчанга кадәр тотарлар - билгесез. Яңа хуҗа сыерларның боларын да үз тирәсенә җыйнамагае. Әлеге уңайдан сыер савучы булып эшләүче Гөлнара ханым белән сөйләштек. Фермадагы эшче көч ни хәлләрдә икән анда?

- Эшкә киләбез дә, бүген ни була, иртәгә ни булыр, нишләрләр икән, дибез, - ди ул, борчылып. Авылның амбар алдында эшләүчеләр дә элеккеге хуҗалык җитәкчесенең дәшми-нитми генә бөтен нәрсәне Мари Иле инвесторына сатуына ачуы килә:

- Мин монда ялланып кына эшлим, икмәк ташучымын. Читтән килгән кеше булсам да, моны юньле хәл дип санамыйм. Акыллы җитәкче Татарстан хуҗалыгын читкә, Мари республикасына сатмый инде!

Халык Мингалимовка гына түгел, җирлек башлыгы Гәрәева Лилия Рәис кызына да ачулы. Халык мәнфәгатьләрен якламый, Мингалимов «патша»дан узып, берни эшләгәне булмады, диләр. Бәлки, ул «патша»ның авылны сатачагы турында иртәрәк белгәндер, безгә генә әйтмәгәндер, дип уйлаучылар да шактый. Тик юкка. Мингалимов хуҗалыкны башка инвесторга сатуы турында җирлек башлыгын да кисәтеп тормаган.

Реклама

- Сез нәрсәгә кайттыгыз соң? Халык эшләп йөри, берни үзгәрмәде, бу тавыш та юк иде. Халык фермадан сыерларны алып китә башлаганнарын күреп кенә тавышлана ул, - диде җитәкче миңа, «тырнак арасыннан кер эзләргә килгәнсез инде», дигәндәй. - Алар эшсез калабыз дип курыктылар. Ләкин яңа инвестор, әлегә ферманы бөтен килеш бетермим, диде.

- Мингалимов сезгә Казанга күченәчәге турында берәр нәрсә әйткән идеме? Ни өчен халык аны качып китте дип сөйли?

- Нишләп качсын инде! Арыгандыр, исәнлеге беткәндер… Халыкка сүз сөйләргә генә бир инде син. Кулларыннан килсә, бөтенесен качып китте, дип сөйләрләр иде!

Мингалимов җырын көйләбрәк утырса да, җирлек башлыгы халыкның проблемаларын да аңламый түгел. Аларның җир пайлары белән киләчәктә ни булып бетәр? Ферманы калдырырлармы? Шушы төп ике сорауга җавапны әлегә Лилия ханым үзе дә бирә алмый.

Аның каравы, район җитәкчелеге әллә кайчан бу сорауларга җавапны алгандыр инде яңа инвестордан. Барысын да белешеп бетерергә теләп, авыл хуҗалыгы идарәсенә бардым. Татарстандагы хуҗалыкны чит республикага сатып җибәрүне нормаль күренеш дип саныйлар микән биредә?

Әмма Чистай районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Илгизәр Нуретдинов элеккеге җитәкче хуҗалыкны сатып киткән икән дигән сүзне бик өнәп җиткермәде шикелле. «Мингалимов җирне дә сатып китмәгән, хуҗалыкны да! Анда «просто» инвестор үзгәрде», - диде ул.

- Ник, ул аны яңа инвесторга бушлай бирмәгәндер бит инде, сатып биргәндер? - дим.

- Анысын белмим. Сатып биргәндерме, юкмы, «но факт в том, что» «Кутлушкино» оешмасы үзенең инвесторын алыштырырга теләгән. Берни үзгәрмәячәк монда. Халык ничек эшләгән, шулай эшләячәк.

- Шуның өчен яңа инвестор килү белән сыерларны сатканмыни? «Берни дә үзгәртмим әле монда», - дип?

- Яуширмәдә 37 килгән кеше эшләгән. Үзбәкләр, әрмәннәр. Аларны бер ай асрау 30 мең сумга төшә. Шуның 20 меңе - хезмәт хакы, 10 меңе - яшәтү. Инвестор, мондый зур акчаларны читтән килгәннәргә түләмим, диде. Шуның өчен авыл халкына әйтте: «Ничә баш терлекне ашатып тора аласыз, авылыгызда шуның кадәрлесен генә калдырам», - диде. Ул халыкны эшсез калдырмады.

- Илгизәр Әнвәрович, авыл халкын яңа инвестор киләчәге турында ни өчен беркем дә кисәтмәде?

- Ә нәрсәгә кисәтергә? Моңарчы халык канәгать йөргән, берни үзгәрмәгән. Яңа инвестор килгән иде - нигә инвестор үзгәрде, ник үзгәрде, диләр. Бөтен нәрсә үзгәрә инде ул. Законнар үзгәрә, кешеләр үзгәрә…

- Ә киләчәктә авыл халкы бөтенләй эшсез калмасмы соң? Яңа инвестор фермаларны таратмасмы?

- Бер кеше дә дурак түгел, яңа инвестор бу хуҗалыкны алган икән, беренче чиратта үзен карар өчен дип алган бит ул җирләрне, башка кешене түгел. Сез дә бит беренче чиратта үзегезне карыйсыз, мин дә үземне карыйм… «Звениговский» - ышанычлы инвестор. Эшләп тора бит.

Җитәкче кеше авызыннан «һәркем үзе турында уйлый», дигән сүзне ишетү бик кызганыч. Халык турында кем уйларга тиеш булып чыга икән соң болай булгач? Әйдә, сатсыннар безнең авылларның хуҗалыгын чит республикаларга! Калсын авылда буш фермаларның казыклары гына тырпаеп. Аның каравы, һәркем үзен уйлар.

Кызганыч, авылдан качып чыгып киткән Альберт әфәнде Мингалимовның үзе белән бу мәсьәлә буенча сөйләшә алмадык. Чөнки Казанга күченүгә, телефон номерын да алыштырган булып чыкты ул.

Шунысы бар, отставкадагы милиция полковнигы булган Рәхимҗан абый Камалов Мингалимовны авыл халкы исеменнән судка бирергә җыена. Ничә еллар буе авылның гына түгел, халыкның да пай җирләреннән законсыз һәм бушлай кулланып килгәне өчен, тиешлесен түләтмәкче була.

Кыскасы, нәтиҗә шундый. Бер көн килеп, ата-ана, әби-баба тире тамган җирләрегезнең чит кеше кулына калуын ишетсәгез, аптырамагыз. Дөньясы шундый хәзер, акча белән дәрәҗә кемдә - шул хуҗа.

http://beznen.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев