Реклама
1-3 март көннәрендә Ижевск шәһәрендә Бөтенроссия кышкы һәвәскәр спортчылар уеннары үтте. Безнең район делегациясе әлеге ярышларда бик уңышлы чыгыш ясады.
Аерым алганда:
Алмаз Нәбиуллин конькида шууда 100 м һәм 500 м дистанцияләрдә 1 урын алды.
Чаңгы ярышларында үз категорияләрендә урыннарны яуладылар:
10 км дистанциядә - Вайисов Улугбек -1, Дәүләтшин Азат -1, Алякимов Рушан -2, Миннигулов Амин -3 урын.
5 км дистанциядә Галямутдинова Язилә - 1 урын,
3 км дистанциядә Солтанова Иллюзия -1, Галимуллина Хәния -1 урын.
Безнең спортчыларны котлыйбыз һәм алга таба да спорт тормышында уңышлар телибез!
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз