Бәрәңгегә хәзер карбыз бирмиләр
"Җир эшен беләбез без", - дип әйтте ди берәү. Бәрәңге вакыты җиткән саен әнә шул мәзәкне искә төшерәләр. Бәрәңгегә багышланган шигырьләр дә, җырлар да байтак татарда. Табынны да шунсыз күз алдына китереп булмый. Шул ук вакытта бер аршын җиргә дә бәрәңге утыртмаган авыллар бар хәзер. Сәбәбе нәрсәдә?
Республикада бәрәңге мәйданы ел саен кими бара. Быел аны 27 районда утыртканнар. Барлыгы 6 мең 211 гектарда "икенче икмәк" үскән. Күмәк хуҗалыклар, фермерлар ни өчен бәрәңгедән баш тарта? Сәбәпләре төрле. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, республика буенча уртача уңыш гектарыннан 215 центнер чыга. Бәрәңге аеруча Алабуга, Минзәлә, Питрәч районнары хуҗалыкларында уңган. Аларда уңыш гектарыннан 300 центнер чамасы. Мәйданнарга килгәндә, иң күбе - Арчада, анда 1669 гектарда үстергәннәр. Лаешта 576 гектар утыртылган. Кукмара, Әгерҗе районнарында да аның мәйданы 400 гектардан артып китә. Җиде районда исә 5-28 гектар тирәсе генә. Хуҗалыклар табышсыз культуралардан баш тартырга мәҗбүр. Гомергә табыннан төшмәгән бәрәңгенең дә әнә шул исемлеккә эләгүенә аптырыйсы юк. Соңгы елларда аны урнаштыруда кыенлыклар барлыкка килгән, өстәвенә бәясе дә сөендерми.
Бөтен табыш - сәүдәгәргә
Табыш алыйм дисәң, технологиясен сакларга, дөрес сортны сайлый белү кирәк. Бәрәңге игү өчен яхшы техникаң булу да зур бәхет. Кыйммәтлесен аласың икән, бөлгенлеккә чыгасың, арзанлысы белән эшләү мәшәкатьле. Бәрәңгене утырттың да казып алдың түгел, эшкәртү өчен шактый чыгым тотарга туры килә. Корты да, чүбе дә, авырулары да үзәккә үтә. "Мин, мәсәлән, игенчелек белән генә шөгыльләнәм. Дөрес, үзебезгә җитәрлекне бакчага утыртабыз. Елына күрә ярыйсы уңыш чыга. Безнең райондагы берничә фермер бу эшкә алынып караган иде, табышын күрмәделәр. Бәрәңге шәһәргә якын фермерларга гына уңай. Авыллары шәһәр тирәсендә булган берничә фермерны беләм, алар базарга барып үзләре сату итә, алыпсатарларга бирми. Фермерларны әлеге дә баягы җитештергәнне урнаштыру мәсьәләсе борчый. Алыпсатар килеп ала икән, ул синнән арзанга алып, шәһәрдә кыйммәткә сата инде. Җитештергән кешегә табышы калмый, файдасын сәүдәгәр генә күрә", - ди Мөслим районы фермеры Рафис Шәмсиев.
Арзанга сатмасаң - алмыйлар
- Бәрәңге генә үстерәсең икән, аннан табыш алып булмый, - дип бу фикерне куәтли Чирмешән районының Ивашкино авылы фермеры Сергей Кудряшов. - Бөтен кешенең дә арзаннан аласы килә, без исә, үстергәч, кыйммәтрәк сатарга хыялланабыз. Бәрәңге үстерү бик зур чыгым сорый хәзер.
Сергей Кудряшов бәрәңгенең килосын ун сумнан сата. "Минемчә, бу - республикадагы иң түбән бәя. Әгәр дә күп табыш алам дип, базардагы кебек 16-17 сумга бирәсең икән, аның яртысын да алмаска мөмкиннәр. Хәзер клиентларны түбән бәя белән генә җәлеп итеп була", - ди фермер. Ул үстергән бәрәңгесен халыкка да сата, алыпсатарлар белән дә эш итә. Зур сәүдә нокталарына керә алмыйбыз, ә базарга чыгып сату итәргә вакытыбыз калмый, ди.
Сергей Кудряшовның бәрәңге саклау урыны да юк. Орлык бәрәңгесен дә арендага алып торган бинада тота. Шуңа да үстергәнне көзге чорда сатып бетерү ягында. "Аны саклауның бер файдасы да юк, көзен дә, язын да бер бәядә диярлек була. Бөтен чыгымыңны исәпләсәң, көзен сатсаң да, язын җибәрсәң дә, шул ук табыш", - ди ул.
Фермер 6 гектарда бәрәңге үстергән. Ел саен берничә төрле сорт утырта, уңыш та елына карап һәрберсеннән төрлечә чыга икән. Тик быел кыенлыклар белән күп очрашкан, фитофтора шактый зыян салган. "Вакытында эшкәртүем аркасында уңышны күпмедер саклап кала алдым, - ди фермер. - Ләкин бераз соңардым, аз гына иртәрәк эшкәртәсем калган, дим хәзер. Салкын төннәр, дымлы туфрак аркасында бер өлеш уңышны югалтырга туры килде. Фитофтора кайбер районнарда бик нык булган, бәрәңге уңмаган. Халык шулай дип зарлана. Орлык бәрәңге алу өчен дә, ашау бәрәңгесенә дә миңа килүчеләр шактый".
Ивашкино авылы кырларында бәрәңгедән тыш орлык суганы, сарымсак, чөгендер, кишер, кәбестә дә үсә. "Җәй буе басуда эш бетми. Сарымсактан тотынабыз, сезонны кәбестә белән тәмамлыйбыз, - ди фермер. - Авыл кешесен эшле итү дә кирәк бит, һәркемнең гаиләсе бар. Ашлы да, эшле дә буласың килсә, бер төрле яшелчә генә җитми, табышсыз калуың бар. Берсенең уңышы булмаса, икенчесенеке булырга мөмкин. Быелгы һава торышы безне нык сынады. Үстергәнне җыеп алу да кыен. Инде менә берничә көн бәрәңге уңышын җыя алмый интегәбез, яңгыр ява", - дип борчыла фермер.
Су сипмәсәң, булмый
- Орлыкка дип утырткан бәрәңгене ала башладык, ә ул күп булмый, - ди Алабуга районының баш агрономы Маргарита Сотникова республикадагы иң яхшы уңыш турында сораштыргач. - Безнең районда бары тик "Вятские зори" күмәк хуҗалыгында гына 325 гектарда үстерәләр. Орлык бәрәңгегә керешкәнче, уртача алганда, гектарыннан 328 центнер чамасы чыга иде. Быел биредә ни өчен "икенче икмәк" яхшы үсте дип сорасагыз, алар сугару юлы белән эшли. Дөрес, июнь аенда су сибү кирәк булмады, әмма нәкъ бәрәңге формалаша торган чакта яңгыр булмады. Дым җитмәгән чорда алар сугарып отты, уңыш шуңа мулдан.
Бу хуҗалыкның яшелчәләр саклау урыны бар икән. Үстергән яшелчәләренең күп өлешен шунда сакларга куялар. Ел дәвамында Алабуганы һәм якын-тирә районнарны, шәһәрләрне яшелчә белән тәэмин итеп торалар. "Миңа калса, технологияне сакласаң, бәрәңге үстерергә була. Кеше барыбер бәрәңге ала. Аеруча быел. Һава шартларының үзгә килүе аркасында кайбер шәхси хуҗалыкларда да ул начар үсте. Күрше төбәкләр дә зарлана. Бәрәңгесе мулдан булган кешеләргә быел акча кертергә була", - ди Маргарита Алексеевна.
Колорадо да гаепле
- Шәхси хуҗалыкларда да элеккеге кебек күпләп бәрәңге үстерү бетеп бара, - ди Әлки районының Чуваш Кичүе авылында яшәүче Румия Сингатуллина. - Без үзебез дә ярты бакчага печән чәчкән идек. Быел 10 рәт кенә калдырдык. Артыгы кирәкми, безгә шул җитә. Ходай рәхмәте, бакчаның дүрттән бер өлешенә генә утыртсак та, ярты бакчадан алган кебек уңыш чыкты.
Сыер асрамый башлагач, бәрәңгегә булган ихтыяҗ тагын да кимеде, ди хуҗабикә. Бәрәңгене дә шул терлек өчен үстерәбез бит, - ди Румия апа. - Элеккеге кебек бәрәңгене җыеп йөрүчеләр дә юк. Мөмкинлеге булучылар, күпләп үстерүчеләр шәһәргә барып саткалый. Авылда андый бер хуҗалык бар. Күпләр әнә шул үзенә ашарлык, малына бирерлек кенә үстерә, аннан табыш алып булмый хәзер".
Румия апа авылларда бәрәңге мәйданнарының кимүенә колорадо коңгызының нык үрчүе дә тәэсир итте дип саный. "Икешәр-өчәр тапкыр агу сибәргә мәҗбүр була кеше. Моннан тыш төрле авырулар да күбәйде, яхшы сорт табу да кыен. Элеккеге кебек күп чыкмагач, халыкта кызыксыну бетте. Авылларга килеп, бер чиләк бәрәңгене бер карбызга алмаштырып йөргән вакытлар да тарихка кереп калды", - ди ул.
10 сутый җирне сукалату - 800, төбен өйдерү 500 сумга төшә икән. Уңыш алыйм дисәң, кортын да агулау кирәк, анысына 200 сумнан артык акча китә. "Бездә халык утыртуны да, алуны да күбесенчә кул белән башкара. Күрше авылларда анысы да техникага көйләнгән. Тагын фәлән кадәр акчаңны чыгарып саласы. Җәй буе әллә ничә тапкыр чүбен утауны да өстәсәң, бәрәңгенең бик чыгымлы, мәшәкатьле эш икәнен беләсең инде", - ди Румия апа.
Бәрәңге аз
- Быел базарда бәрәңге сатучылар да бик аз, - ди Яшел Үзән районының Мамадыш Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин. - Элек бу вакытта бөтен Яшел Үзән базары бәрәңге белән тула иде. Хәтта аны игү буенча дан казанган Чуашстан бакчачылары да быел бик сирәк күренә. Безнең авыл элек-электән бәрәңге үстереп көн күрде. Тик бу кәсептән күпләр читләшергә мәҗбүр булды, файдасы юк, эше күп, диләр. Өчәр бакча утырта иделәр. Сату да кыен, үстерү дә мәшәкатьле, дип ташладылар.
Авыл халкы әйтүенчә, халык бәрәңгене элеккеге кебек 10ар капчыклап алмый икән. 2-3 капчык белән чикләнәләр. Яшьләр, гомумән, көздән алып кую ягында түгел. Алар ел әйләнәсе кибеттән, базардан алырга күнегеп бара.
Сүз уңаеннан, базарда бер кило бәрәңгене 14-20 сумга алырга була.
("Ватаным Татарстан", /№ 135, 15.09.2017/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев