Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүреләр этләрне ботарлаган, диләр, бу шулаймы [+фото]

Социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә караганда, Саескан тавы (Сорочьи Горы) янында аучылар буре өеренә юлыкканнар икән, имеш.

Алексеевск районы ягыннан Кама елгасы аша чыккан ерткычлар юлда очраган барлык этләрне юк итеп барганнар. Аучылар бер бүрене атып ала алганнар, ди. Фотодан күренгәнчә бу бик зур бүре, авырлыгы 70-80 килограммга җитәргә мөмкин. Бүреләрнеӊ кайсы якка юнәлгәне әлегә ачыкланмаган, әмма тәүлеккә аларныӊ 40-60 километр юл үтүләрен исәпләгәндә, алар күптәннән урман эчләренә кереп качкандыр, дип фаразлыйлар кайберләре. Әмма бу хәбәрне якыннанрак тикшереп карасак, дөреслеккә туры килеп бетми. Беренчедән, Алексеевск, Лаеш, Балык бистәсе районнарында бу турыда ишеткәннәре дә юк.
Икенчедән, шушы фотолар «В контакте» челтәрендә «Голос Дагестана» дигән группада 4 февраль көнне Дагыстанныӊ Лак районында бүреләр йөри һәм сак булыгыз, дип хәбәр урнаштырганнар.
Төрле социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә тикшермичә ышанмасак иде.

http://www.baltaci.ru

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев