Саба дулкыннары

Әбиләр, су дип белеп, ике банка шартлаткыч сыекчаны селкеткән һәм...

Бервакыт республиканың Эчке эшләр министрлыгы белгечләре Казанның Батыршин урамында шартлау булган җиргә килә.

"Бүлмәгә керсәк, ике олы яшьтәге ханым һәлак булган. Берсенең кулы изелгән, икенчесенең башына зыян килгән. Аптырашта калдык. Пенсионер карчыкларга шартлаткыч кайдан килгән, дип аптырыйбыз. Баксаң, аларның танышлары заводта эшли һәм аннан 2 банка шартлаткыч сыекча алып кайткан да, бу әбиләргә сакларга калдырган. Банкалардагы сыеклык гади судан бер нәрсәсе белән дә аерылмый үзе. Пенсионер ханымнар исә әлеге банкаларны ачып, селкетеп кенә караган һәм шартлау барлыкка килгән. Нәтиҗәсе бик аяныч. Шуны әйтәсе килә: шартлаткыч матдәнең нинди икәнен белү мөмкин түгел", - дип тасвирлый бу фаҗиганы республика буенча Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистик үзәге җитәкчесе урынбасары Равил Шәйдуллин.


Казанда шартлаткычларны тикшерә торган техник лаборатория бердәнбер. Казанда гына түгел, бөтен Татарстанда да. Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистик үзәге җитәкчесе Әнәс Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, мондый лабораториянең берсе дә җитәрлек. Чөнки аларны җиһазлау бик кыйммәткә, берничә йөз миллион сумга төшә.


Лаборатория тышкы яктан гап-гади кебек тоелса да, эченә кереп идәненә аяк баскач ук аның үзенчәлекле бина икәненә төшенәсең. Беренчедән, анда кеше булмаганда температура һәрвакыт +5 градус тора. Бу энергияне экономияләү максатыннан эшләнелә. Бинада кеше эшләгәндә исә 22 градуска кадәр җылытыла.

Лабораториягә кергәч үк, эксперт куллары белән антистатик җайланманы тотарга тиеш. Бу аның тәнендәге электрны киметү өчен эшләнелә.

Әйтелгәнчә, биредә идәннәр дә гади түгел. Шартлаткыч җиһазларны, матдәләрне тикшергәндә очкыннар чәчрәп, янгын чыкмасын өчен, лабораториядә идәннәр графит белән ясалган.

Лабораториянең беренче бүлмәсендә, гадәт буенча, шартлаткыч матдәне карыйлар, рентген аша уздыралар. Шартлаткыч җайланманың эчендә нәрсә булуын күреп белү кыен. Сапер аны куркынычсызландырган очракта да, шартлау булырга мөмкин. Чөнки берәү дә шартлаткычның эчен белми, аны ясаучыдан кала, билгеле.


Биредә хәтта өстәл дә махсус ясалган, өслеге янгын чыкмый торган материалдан түшәлгән.


Лабораториядә экспертиза үткәрелергә тиешле шартлаткычлар гына саклана. Аларны экспертлар карап, тикшерү уздырганнан соң, саперлар аны кешеләр өчен куркыныч булмаган җиргә алып китә һәм шунда саклый. Бу система бары Татарстанда гына җайга салынган, диде Әнәс Мөхәммәтҗанов.


- Эксперт дөрес һәм барысын да җиренә җиткереп эшләсә, ул чагында шартлау булырга мөмкин түгел. Әгәр дә сапер аннан соң эксперт эшенә салкын караса, шартлаулар да килеп чыгуы бар. Ул очракта бәхетсезлек очрагыннан берәү дә саклана алмый. Безнең махсус костюмнарыбыз бар, тик алар гына да саклап кала алмый торган матдәләр була, - ди тәҗрибәле хокук саклаучы.


"Шартлаткыч куелды дип шалтыратучы юләрләр күп"


- Теге яки бу урында шартлаткыч куелган, дип шалтыратучы юләрләр бик күп. Тик чакырган җиргә барганда, анда безне нәрсә көтүен без беркайчан да белмибез. Шуңа да куркынычсызлыкны мөмкин кадәр нык саклыйлар. Билгеле, кайберәүләрнең бу гамәлләр ачуын чыгара. Кеше күп булган урыннарда, метрода куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен файдаланыла торган ысулларны өнәмәүчеләр дә бар. Европа илләрендә барган хәлләрне генә карагыз. Дөньяда шартлаткыч матдә һәм террорчы булганда, куркыныч һәрвакыт булачак. Шуңа да теләсә нинди вакыйгага әзер булу кирәк, - ди Әнәс Мөхәммәтҗанов.

"Бакчада 4 чиләк граната"


Экспертларга төрле очраклар белән очрашырга туры килә, шуңа да башкарган эшеңне кат-кат тикшерү мөһим, дип саный ул.


Шундый бер очрак дача кишәрлегендә була. Ир белән хатын дача сатып ала һәм язын бакча казыганда, очраклы гына тимер чиләккә тап була. Тирәнрәк казый башласалар, чиләк тулы граната икәне ачыклана. Баксаң, дачаның элеккеге хуҗасы хәрби объектта эшләгән һәм эшеннән, сугыш була калса дип, гранаталар "чәлдергән" дә, шуны бакчасына күмгән. Әмма үзе вафат булганнан соң, моның хакта белмәгән тол хатыны дачаны сатып җибәргән.


Саннар

• Үзәк җитәкчесе белдергәнчә, лабораториягә юнәлдерелгән объектларның 80 процент чамасы куркыныч яный торган. Калганнары исә өйрәнү гранаталары, ясалып бетмәгән шартлаткычлар.

http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • "Атна" инф. программа. Эфир 11.05.2018
Ночной режим