Саба ТВ

Бик тәмле бәлеш пешерү ысулын АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ

Резедә Хәйруллинадан үрдәк бәлеше пешеру РЕЦЕПТЫ

Камыр өчен 1 стакан җылы суга 1 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы майонез, 3-4 аш кашыгы үсемлек мае кирәк. Камырны басканнан соң 20 минут тотабыз.



Эчлек өчен үрдәк итен, үрдәкнең эчәк-бавырларын ваклап туралган суган, бәрәңге тоз һәм борыч салып болгатабыз.



Камырны җәеп майланган табага салабыз.



Эчлекне салабыз.



Бәлешне ябып, камырны бөгәбез.



Кыздырылган мичкә 1,5-2 сәгатькә куябыз.

Телеңне йотарлык бәлеш әзер!

http://shahrikazan.com

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: