Саба дулкыннары

Бәхетле булырмын дип белмәдем

Алар белән физик мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызлар өчен уздырыла торган "Татарстан энҗесе" конкурсында танышкан идек. Гадәттәгечә, бәйге башланганчы, катнашучылар белән аралашып алдык. Менә шул вакытта бер читтә утыручы ханымга күзем төште. Янәшәсендә бер ир-ат та бөтерелә. Ир кеше тиз-тиз әлеге ханымның өстен-башын рәтли башлады. Конкурс башлангач та, гел шул парны күзәтеп...

Әлеге икәүдән, әйтерсең, бар залга ниндидер җылылык бөркелә кебек. Ә алар сәхнәгә менгәч, тамашачы тынып калды. Бер-берсенә булган җылы караш күңел түренә үтеп кергәндәй булды. "Иң креатив энҗе" исеменә лаек булган Елена Назарова иде ул. Янәшәсендә ире Андрей икән. Алар икесе дә ДЦП диагнозы белән туган. Аяк-кул­ларына, хәрәкәтләнүләренә зыян килгән. "Гаилә кору турында уйламый да идем. Дус кызым булачак ирем белән таныштырды. 1995 ел иде бу. Ике ел очрашып йөргәннән соң өйләнешергә булдык. Бер елдан, бәхетебезне түгәрәкләп, кызыбыз дөньяга килде. Бу вакытта миннән дә бәхетле кеше юк иде. Гаиләле булдым, сау-сәламәт бала таптым",- дип сөйли Лена.

Бала тугач, алар үз авырулары турында оныта. Бар тормышларын кызларына багышлыйлар. Аның һәр яңа һөнәренә сөенеп, шатланалар. Билгеле, бала үсте­ргәндә йокысыз төннәр дә була. Әмма Лена бирешми, иренә - ышанычлы хатын, кызына яхшы әни булыр өчен бик тырыша. Буш вакыты булса, тәмле итеп ризык әзерли.

Кызларының үскәнен сизми дә калалар. Лена белән Андрей аның янына бер малай алып кайту турында хыяллана башлыйлар. Әм­ма егетне тиз генә сөя алмыйлар әле. Ниһаять, 2006 елда Лена карынында ир бала йөрткәнен белә. Гаилә бу шатлыкка сөенеп бетә алмый. Ул чакта инвалид­ларның футбол командасында тренер булып эш­ләүче Андрейның түбәсе күккә тия! Табиблар бала тапмас­ка куш­са да, Лена, сәламәтлеген кур­кы­ныч астына куеп, малай алып кайта.



- Беркайчан да күңелне тө­шер­мәскә кирәк. Мин үзем дә спортны яратам. Җиңел атлетика белән шөгыльләндем. Ярышларда гел җиңү яулап килдем. Авыру мин дип мышкылдап йөрмәү, күңелне төшермәү ярдәм итте. Кайчандыр мин балалар сөю турында хыяллана да алмый идем. Язмышыма рәх­мәтлемен. Бер дигән ирне очраттым. Ул минем өчен барысына әзер. Күңелемне төшерми, юк-бар сүзләр әйтеп рәнҗетми,- ди Лена. - Коляскада утыру­чыларның бие­гәнен карарга яратам. Тормышта төрле вакытлар була. Кайчак рәнҗетеп тә куялар. Әмма мин андыйларны, кир­е­сенчә, үзләрен кызганам, аларга ачу сакламыйм. Сынмас өчен зур сабырлык кирәк. Янә­шәмдәге дусларым, буй җит­кән кызым, шахматта гел алдынгы урын­нар алып торучы улым сөен­дерә. Бәхет өчен тагын ни кирәк?

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: