Реклама
Һава температурасы +24 градуска кадәр күтәрелә.
(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көн явымсыз булачак. Җил көньяк-көнбатыштан исә, талгын.
Һаваның көндезге максималь температурасы Татарстанда - +19..+24, Казанда +21..+23 градус җылы булачак.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз