Саба дулкыннары

Бүген Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу башланды

Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу 1 июльдән 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Ерак территорияләрдә сан алу чарасы 15 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр узачак.
Сан алучылар барлык җавапларны планшетларга кертәчәк, быел мондый техника сан алу чарасында беренче тапкыр кулланыла. Татарстанлыларның шәхси ярдәмче хуҗалыкларын электрон сораштырулардан республиканың 20 районында 500дән артык сан алучы язып алачак.
Авыл хуҗалыгы санын алучылар «Росстат» дип язылган зәңгәр җилеттан һәм «ВСХП» язулы буш киеменнән булачак, аларны шушы киемнәреннән танып булачак. Аларның һәрберсендә «Росстат» дип язылган зәңгәр портфель, шулай ук печать салынган таныклык һәм паспорт та булачак.
Татарстанда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу инспекторлары 3 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Сан алучылар - 19 июньнән 15 августка кадәр. Татарстанда барлыгы 483,4 мең объектта сан алу каралган. Гомумән, республикада сан алу өчен федераль бюджеттан 38 млн сум чамасы акча бүленеп бирелгән. Республика бюджетыннан муниципалитетлар өчен конкурс үткәрүгә - 350 мең сум. Акчаның күп өлеше сан алучыларга хезмәт хакы түләүгә юнәлдерелгән.
Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу-2016 кайнар линиясе ачылган. Элемтә үзәге 15 августка кадәр ялларсыз 9.00-21.00 сәгатьләргә кадәр эшләячәк. 8- 800-707-2016 телефоны буенча шалтыратулар Россия террриториясендә бушлай.
Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу-2016 чарасы буенча якынча нәтиҗәне 2017 елда ясау планлаштырыла, бөтен төбәкләр буенча төгәл нәтиҗә 2018 елда билгеле булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • "Атна" инф. программа. Эфир 11.05.2018
Ночной режим