Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бөгелмәдә «Милли моң» бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале була

Конкурста катнашу өчен җиде яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр чакырыла.

11 сентябрьдә Бөгелмәдә «Милли моң» бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале узачак. Быелгы фестиваль Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәреләчәк.

Бәйгене Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге оештыра. Бу турыда нәзарәт матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөнәҗәтләр фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау, саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырыла.

Конкурста катнашу өчен җиде яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр чакырыла. Ярыш «Соло» һәм «Ансамбльләр» номинацияләрендә узачак. Бәя бирүчеләр башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итәчәк.

«Милли моң» мөнәҗәтләр фестивале 2021 елның 11 сентябрендә 09.30 сәгатьтә Татар мәдәнияте үзәгендә узачак. Узган елны мөнәҗәт фестивале ике йөздән артык сәләтле башкаручыны үзенә җыйган иде.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2021нче елның 9 сентябренә кадәр Бөгелмә шәһәре, Краснослободская урамы, 68нче йорт адресы буенча һәм bugulma-muhtasibat@mail.ru һәм tatar.sentre@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Барлык сораулар буенча 8 (85594) 4-16-98, 89397361461 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев