Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Без эчәбез, ә Америкада аталар

Америка атыштан интексә, Русия сәрхушлектән. Әле яңа гына Лос-Вегас шәһәрендә җүләр укчы кулыннан 6 дистәгә якын кеше һәлак булды.

Ярты миллионлап - яраланды. Америка утлы коралны ирекле сату корбаны. Психик авырулар һәр җәмгыятьтә җитәрлек. Һәм аларга үз авырулары буенча гамәлләр кылырга да мөмкинлекләр бар, дигән сүз. Америкада бу корал булса, ә бездә сәрхушлек. Русия беренче урыннарда булмаса да, җан башына исерткеч эчемлекләр куллану буенча алдынгы. Минемчә, ул беренче дә дер, чөнки бу рәсми мәгълүматлар, суррогат аракылар кулланучылар, көмешкә куучылар һәм дә хуҗалык товарлары кибетләреннән техник спирт алып эчүчеләр исәпкә алынмый. Русия шакшы исерткеч эчемлекләр куллану буенча тәгаен беренчедер.

Америкадагы 60лап корбанны ишетеп тетрәнгәндә, без моннан нәкъ бер ел элек Иркутскида 77 исерекнең «Боярышник» эчеп җан тәслим кылганын оныттык. Бу суррогатны сәүдә нокталарында сату тыелган иде. Хәзер менә баш ваталар: алга таба да тыяргамы, юкмы? Тыелган 1 ел эчендә исерткеч эчемлекләрдән агуланып үлүчеләр 25 процентка кимегән икән. Бу һәр 4нче кеше исән калган дигән сүз - әмма бетте, дигән сүз түгел… Озакламый «Боярышник»лар тагын сатыла башлар, мөгаен. Без әнә Америка атышып кырыла, җүләрләр иле, дип тәнкыйтьлибез. Анда, соңгы фаҗигадә 59 кешене корбан, дип искә алабыз, ә 1 ел элек Иркутскидагы 77 русиялене оныттык, исәпкә алмыйбыз. Америка корал сатуны тыймас, мөгаен, ә без суррогат спирттан арынмабыз. Чөнки хәерчелек, хокуксызлык күңел «юатуны» сорый, ә моның өчен сыйфатлы аракыга акча юк: агу эчәргә туры килә… Америкада атышлар тукталмас, ә Русиядә эчеп үлүчеләр кимемәс. Фаҗигаләрдә, минемчә, аерма юк, барысы да коточкыч - җәмгыятьнең хроник авыруы.

Фото:www.rosbalt.ru/

http://beznen.ru/basma/2017-41/bez-echebez-e-amerikada-atalar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев