Баштарак бу клавиатурадан 2-3 мең кеше генә файдаланса, соңгы бер ел эчендә кушымтаны телефонына күчерүчеләр саны 10 меңнән артып китте,- ди Гамәли семиотика институтының директор урынбасары Ринат Гыйльмуллин.
Бүген компьютерда татар шрифты бар. Ә Казан дизайнерлары татарча алты хәрефне клавиатурага аерым төймә буларак өстәгәннәр. Ягъни татарча язарга теләсәң, татарча шрифтка күчеп торырга кирәкми, ул хәрефләр клавиатураның уртасында урнашканнар. Белгечләр әйтүенчә, бу текстны җыйганда бик уңайлы. Беренче татарча клавиатура "Басма" дип атала. "Басма"ның тагылә ни аерылмаячак, бары аз гына озынрак, киңрәк кенә булачак икән. Клавиатураның үрнәк итеп ясалган вариантын инде сынарга да өлгергәннәр.Тиздән бу клавиатураны күпләп җитештерергә дә уйлыйлар. Дөрес, моның өчен шактый чыгымнар таләп ителәчәк.
Реклама