Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Бер ананың җиде газизе" - Югары Симет авылында яшәүче, өлешенә тигән борчу-кайгыларны сыгылмый күтәрә алган Раушания апа Шамилова язмышы

Югары Симет авылында яшәүче Раушания Шамилованың язмышы - татар хатын-кызларына хас батырлык, сабырлык, киң күңеллелек, тырышлык үрнәге ул. Аны тыңлаган саен нәфис иңнәре белән өлешенә тигән борчу-кайгыларны сыгылмый күтәрә алуына соклану хисе арта гына.

Язмыш кушуы шулдыр, Апас районы Табар Черкен авылында туып-үскән кыз Казанның «Спартак» фабрикасында бергә эшләгән хезмәттәше - Миңлегөл белән Югары Симеткә кунакка кайта. Һәм шушы кайту аны бөтенләйгә әлеге авылга бәйли дә инде. Миңлегөл апа кунак кызны туганнары, хатыны үлеп, берсеннән-берсе кечкенә биш бала белән тол калган Кавил абый йортына алып килә. Килеп керүгә, сәкегә тезелешеп яткан биш сабыйның моңсу күзләре Раушания апаның йөрәген телеп ала. Алай гына да түгел, типсә тимер өзәрлек ир - Кавил абый аннан сабыйларына әни булуын үтенә. Иң олы бала Илдуска -11, иң кечкенәләре Илһамга 2 генә яшь була ул вакытта. Бер-берсен нибары ике тапкыр күргән бу парга 1970 елның 1 гыйнварында никах укылып, Раушания апа шул көннән ятим сабыйларны үзенең җылы кочагына сыендыра. «Сезгә яңа әни алып кайттым, үз әниегезне алып кайтып булмый шул», - дип икесе бергә елашканнарын бүген дә онытмый Раушания апа. Гаиләдәге олырак балалар беренче көннән яңа әнигә бик тиз ияләшәләр, кечкенәләре итәктән төшми. Яңа гаиләгә нур иңә, йортка җылы керә. Кавил абый механик булып эшли, озакка еракларга китеп, запас частьлар ташый. Раушания апа Саба халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатының Югары Симеттәге кабул итү пунктында мөдир булып эшли. Балалар белән мәш килә, сабыйларның тормышлары нурлана. Гаилә тагын да ишәеп, 1970 елда Резеда, 1972 елда Айдар дөньяга килә. Балаларның бердәм, дус-тату үскәннәренә сөенеп бетә алмый яшь ана. Тик… 1975 елда гаилә күген кара болыт каплый: фаҗигале төстә гаилә башлыгы Кавил абый һәлак була. «Хәсрәт гел яңа чагындагы кебек торса, адәм чыдый алмас иде. Дөньяның асты-өскә килде, тормыш тукталгандай булды», - ди ул вакыттагы шомлы көннәргә кайтып. Яшерми Раушания апа, чарасызлыктан әллә кире китим микән, дигән вакытлары да була. Тик бу уйлардан авыл мулласының «Халык рәхмәтен алырга тартынма, ләгънәтеннән ерак тор»,- дигән сүзләре кире кайтара. Ялгыз җилкәсенә җиде бала язмышын алып тормышка бар көче белән ябыша ул. Төннәр буе тегү тегә, бәйли, үксез балалары кеше янында ким-хур булмасын өчен тырыша-тырмаша. «Әгәр сезнең турыда 7 җирдән 7 кеше гаебегезне әйтеп килсә, мин нишләрмен», - ди ул балаларын итәгенә җыеп. Шөкер, балалары Илдус, Камил, Гөлсинур, Гөлүсә, Илһам, Резеда, Айдар әниләренең йөзенә кызыллык китерми, берсеннән-берсе инсафлы, тәрбияле булып, кечкенәдән кул арасына кереп үсәләр. Улларын бер-бер артлы армиягә озата, балалар барысы да бертуган түгеллеген үсә төшкәч кенә аңлыйлар.

Инде Кавил абый вафатына да 41 ел вакыт үткән. Бу еллар эчендә ниләр кичергәннәрен Раушания апа бер үзе генә белә. Ирен югалту ачысыннан нишләргә белми газаплаганда әнисенең «Хәсрәтеңне бер Аллаһы Тәгалә белән бүлешә аласың», дигән сүзләре көч биреп, гомере буе шул киңәшне тотып яши. Балаларын да динле, иманлы итеп тәрбияли. Инде оныкларына да кечкенәдән изге догалар сеңдереп, изге үгет-нәсихәтләр биреп үстерешергә булыша. Балаларның өчесе Казанда, берсе Шәмәрдәндә, өчесе Югары Симеттә яши. Бүген ул авыл халкына бик тә саваплы гамәл-дини йолаларны үтәүдә ярдәм итә. Йөзеннән нур бөркелеп торучы Раушания апа төпчек улы Айдар, килене Ләйсән, оныклары Алмаз, Рушан, Мәрьям белән бәхетле картлык кичерә. «Әнкәй психолог шикелле ул, берәр эш турында киңәшләшсәк, хуплый белә, тәвәккәләгез, балалар, дип күңелне сөендерә, 80 яшен тутырса да, бер эштән дә курыкмый, Ходай озын гомер бирсен», - ди Ләйсән. Үрнәк килен-каенана булып яши башлаганнарына да 20 ел вакыт үткән. Ноябрь аенда 80 яше уңаеннан бөтен балалары бергә җыелып, ятимлек ачысын сиздермәскә тырышып үстергән әниләренә еллар үткәч тә күз яше аша рәхмәтләрен җиткергәннәр. Җиде сабыйны җылы кочагына сыендырып, җил-яңгыр тидермичә үстергән бу батыр йөрәкле ана алдында ничек баш имисең дә, ничек рәхмәтле булмыйсың? Иң кыйммәтлесе - балалары, авыл халкы, Кавил абыйның рухы алдында йөзе ак, күңеле пакъ аның.


Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев