Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бензин арта, ник арта?

Мондый хәлнең булганы юк иде әле!.. Машина йөртүчеләр әнә шулай дип көрсенә. Бензин кыйммәтләнгәнгә бер ай да узмады, ягулык бәяләре тагын артачак дигән хәбәр килеп иреште. Әле монысы да соңгы чик түгел, диләр. Татарстанда “АИ-80” маркалы бензин тагын 80 тиенгә кыйммәтләнәчәк һәм әлеге төр ягулыкның бер литры 37 сум 30 тиенгә җитәчәк, дип көтелә.

“АИ-92”нең бер литры исә 39 сум 20 тиен тәшкил итәчәк. Барыннан да бигрәк, дизель ягулыгы артачак, дип кисәткәннәр. Аның бер литры 41 сум 60 тиенгә җитәчәк, ди. Ул “АИ-95” маркалы бензин бәясен куып тоткан хәтта. Республикадагы кайбер ягулык салу станцияләре узган ялларда ук бәяләрне яңартып куйган инде.


Бер Татарстанда гына түгел, бөтен ил күләмендә шул ук хәл, ди белгечләр. Идел буе федераль округына керүче шәһәрләр белән чагыштырганда, Казанда бәяләр ул дәрәҗәдә үк кыйммәт түгел, дип тә өстәгәннәр. Иң арзанлы ягулыкны Ульяновск шәһәрендә сатып алырга мөмкин. Биредә “АИ-92”ле бензинның бер литры 38 сум 63 тиен тора. Икенче урында – Казан. Аның каравы, Йошкар-Ола, Чабаксар һәм Уфада бәяләр иң югары чиккә җиткән.


Бензин кыйммәтләнүнең сәбәпләре шул ук. Беренчедән – язгы кыр эшләре чорында моның гадәти хәл булуына ишарәләгәннәр. Икенчедән – акциз бәяләре артуын искә алганнар. Билгеле булганча, быелның 1 гыйнварыннан бишенче класслы бензин һәм дизель ягулыгына акциз ставкасы бер литрга 50 тиен күләмендә кыйммәтләнде. Чираттагы арту 1 июльгә билгеләнгән. Бензин бәясе кесәгә сугуга китергән тагын бер сәбәп итеп аны күпләп чит илгә озата башлауларын да атаганнар. Чөнки бүген ягулыкны Көнбатышка сату отышлырак. Тик монысы инде сәясәт. Ә машина йөртүчеләрнең үз хәле хәл. Утыз елдан артык рульдә йөрүче Марат Сәләхетдинов әйтүенчә, бензин кыйммәтләнә дип кенә берәү дә машинада йөрүдән баш тартмаячак. Башка чыгымнарын киметү хисабына булса да.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 67, 16.05.2018/)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев