Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Белгечләр чи килеш ашарга ярамаган ризыкларны атады

Термик эшкәртү узмаган сосискалар кулланырга киңәш ителми, мондый эшләнмәләрдә листерияләр — ашкайнату системасы эшен бозарга һәм агуларга сәләтле куркыныч бактерияләр булырга мөмкин.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Белгечләр чи килеш кулланганда сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин булган продуктларны әйтте, дип яза Sabah. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Беренче чиратта термик эшкәртү узмаган сосискалар кулланырга киңәш ителми, дип билгеләп үтелә. Мондый эшләнмәләрдә листерияләр — ашкайнату системасы эшен бозарга һәм агуларга сәләтле куркыныч бактерияләр булырга мөмкин.

Икенче урында чи фасоль тора, аңарда еш кына зарарлы агулы матдәләр очрый. Әзерләнгән кызыл фасоль сыйфатына игътибар итү аеруча мөһим, чөнки ул тулысынча тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән вакытта гына куркынычсызга әверелә. 

Экспертлар шулай ук чи креветкаларны да куркыныч дип атаган, чөнки аларны еш кына ясалма шартларда үстерәләр, һәм антибиотиклар белән туендыралар, суга пестицидлар һәм фунгицидлар өсти алалар. Моннан тыш, күп сандагы химик өстәмәләр, барыннан да элек хлор файдаланылган булуы мөмкин.

Шулай ук, басма мәгълүматлары буенча, миндаль, гөмбә һәм рәваҗ кебек продуктларны чи хәлендә кулланырга киңәш ителми. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/23-08-2020/belgechl-r-chi-kilesh-asharga-yaramagan-rizyklarny-atady-5765546

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев