Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройның бүләкләрен туганнарына тапшырдылар

Бүләкләрне тапшыру тантанасын видеоэлемтә буенча Үзәк хәрби округ гаскәрләре командиры генерал-полковник Александр Лапин үткәрде.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанда Бөек Ватан сугышы герое, 1945 елга һәлак булган Антон Шлыковка вафатыннан соң бирелгән орден таныклыкларын һәм бүләк кәгазьләрен туганнарына тапшырдылар. 

Документларны Россия Федерациясе Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә геройның кызы һәм оныгы алды. Чараны Үзәк хәрби округ гаскәрләре командиры генерал-полковник Александр Лапин видеоэлемтә буенча үткәрде, ә документларны ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин һәм республика буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов тапшырды. Тантанада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.

«Антон Шлыковка үлгәннән соң беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә. Ул 1945 елда һәлак була. Ә беренче бүләкне ул әле 1944 елда ук, берничә пулеметны юк иткән өчен ала. Моның өчен аңа Кызыл Йолдыз орденын бирергә тиеш булалар, әмма яраланган булу сәбәпле, ул аны ала алмаган», — дип сөйләде Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин.

Ул сөйләгәнчә, Бөек Ватан сугышы геройлары турында истәлекләрне саклау буенча республикада зур эш алып барыла. 700 меңнән артык фамилия һәм 40 мең фотосурәт тупланганын да әйтте.

Тантаналы рәвештә документлар тапшырганнан соң, Антон Шлыковның кызы әтисенең батырлыгы турында истәлекләрнең әле дә саклануы өчен рәхмәт белдерде. 

 

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/22-06-2020/b-ek-vatan-sugyshynda-lak-bulgan-geroyny-b-l-kl-ren-tugannaryna-tapshyrdylar-5751206

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев