Реклама
Башкортстанның Чакмагыш районында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче хатын-кыз һәм аның 22 яшьлек улы һәлак булган. Бу машинаның тагын бер пассажиры җирле хастаханәгә озатылган, - дип хәбәр иттеләр Башкортстан Республикасы буена ЮХИДИ матбугат хезмәтендә, дип яза UFA1.ru сайты. //Татар-информ//
Башлангыч мәгълүматлар буенча, Бүздәк-Чакмагыш - Дүртөйле юлының 64 нче километрында машина йөртүче 40 яшьлек ханым чит ил автомобиленә юл бирмәгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче хатын-кыз үзе һәм аның 22 яшьлек улы һәлак булган. Бу машинаның тагын бер пассажиры җирле хастаханәгә озатылган. "BMW" белән идарә итүче 49 яшьлек ир-ат һәм аның өч пассажиры да төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр белән Чакмагыш хастаханәсенә озатылган.
Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре һәм нечкәлекләре ачыклана.
Фото: http://ufa1.ru/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз