Саба дулкыннары

Баланы беренче сыйныфка кабул итмәсәләр, нишләргә?

Булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре мәктәпләргә кабул итү кампаниясе барышында әнә шундый проблемага юлыкты. Аларның барысы да - Татарстан шәһәрләрендәге яңа микрорайоннарда яшәүчеләр. Анда балалар саны мәктәпләрдәге урыннар исәбеннән артып китә.

Татарстанда булачак 1 сыйныф укучыларын мәктәпләргә кабул итү кампаниясе дәвам итә. Быел шәһәр халкының барысы да балаларын яшәү урыны буенча үзләре теләгән һәм якын-тирәдәге уку йортларына бирә алмады. Социаль челтәрләр Әлмәтнең Яшьлек һәм Казанның Кояшлы микрорайоннарында яшәүчеләрнең шикаятьләре белән тулы.

Ләйсән Гәрәеваның кызына июль аенда җиде яшь тула. Аларның гаиләсе Әлмәтнең Яшьлек районындагы яңа йортта яши. Кызның әти-әнисе баланы яшәү урыны буенча - 25нче мәктәпкә бирергә теләгән. Алар кабул итү кампаниясе башлануын көтеп алган, урыннан колак какмас өчен, 1 февральгә каршы төндә хәтта йокламаганнар да. Төн уртасында Дәүләт хезмәтләре сайтында электрон гариза калдырганнар. Иртән мәктәпкә барып, гариза язганнар. Электрон системада гариза 0 сәгать 24 минутта теркәлгән һәм бала гомуми чиратта 215нче кеше булып чыккан.

- Без Дәүләт хезмәтләре сайтындагы шәхси кабинетка кердек һәм кызыбызны мәктәпкә кабул итүдән баш тартулары турындагы белдерүгә тап булдык. Мәктәпкә баргач, шушы уку йортына карый торган яшәү урыны буенча теркәлгән балалар бик күп булганлыктан, безнең кабул итә алмауларын әйттеләр. Иң элек анда алты сыйныф җыйдылар, соңрак әти-әниләрнең мөрәҗәгатьләре буенча өстәмә класс ачтылар, тик без анда да эләкмәдек. Һәр сыйныфка 25әр бала алдылар. Директор әйтүенчә, мәктәптә класслар һәм укытучылар җитми, ә закон буенча икенче сменаны оештырырга ярамый, - ди Ләйсән Гәрәева.

Әти-әниләрнең сүзләренә караганда, 25нче мәктәп аларның йортына бик якын урнашкан. Баланы башка мәктәпкә биргән очракта, анда 20-30 минут җәяү барырга, автомобильләр күп йөри торган урамнар аркылы чыгарга туры киләчәк. Кызны машина белән илтә алмыйлар, чөнки гаилә башлыгы иртәнге 6да ук эшкә китә. Әти-әниләр кызларын якындагы мәктәпкә кабул итәрләр дип өметен әле җуймый.

- Без Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына, район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Әлегә җавап юк, көтәбез. Җавап килгәч, прокуратурага мөрәҗәгать итәчәкбез. Минем кызым кебек, яшәү урыны буенча 25нче мәктәпкә кабул ителмәгән булачак беренче сыйныф укучыларының саны 40ка якынлаша, бәлки артып та китәдер әле. Безнең микрорайонда мәктәпләргә бәйле хәл киеренке. Бер-бер артлы яңа йортлар калкып чыга, аларда балалы яшь гаиләләр өй туйлары үткәрә, ә мәктәп берәү генә, - дип зарлана яшь ана.

Шунысын да искәртик: Яшьлек районы өчен әлеге проблема яңа түгел, ул һәрвакыт актуаль. Узган елгы кабул итү кампаниясендә 8 сыйныф ачылган иде, быел 6 класс ачылачак, барлыгы 150 бала тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Узган елда мәктәпкә Көнбатыш капка, Яшьлек микрорайоннары, шәхси сектор карый иде. Быел исә җирле Башкарма комитет карары нигезендә, алар икәү генә (Яшьлек микрорайоны һәм шәхси сектор) калды. Шуңа да карамастан, урыннар барыбер җитми.

Бер урынга - ике кеше

- Балалар хастаханәсе мәгълүматлары буенча, микрорайонда 302 булачак беренче сыйныф укучысы яши. Мәктәпнең проект куәте 1224 балага исәпләнгән. Бүгенге көндә бездә, узган ел тиешле биш беренче сыйныф урынына сигез класс җыярга мәҗбүр булуыбыз аркасында, 1351 укучы белем ала. Безнең шәһәр зур түгел, аның бер башыннан икенчесенә троллейбуста 20 минут эчендә барып җитәргә мөмкин. Янәшәдә 24нче (җәяү җиде минутлык юк) һәм 15нче мәктәпләр (троллейбуста - 10 минут) урнашкан. Алар балаларны кабул итәргә әзер, - ди 25нче мәктәп директоры Резеда Заһретдинова.

Җитәкче раславынча, мәктәпкә укучылар закон нигезендә туплана. Мәктәпләрдә урыннар җитмәгән яңа микрорайоннарда проблемалар килеп чыга. Күпкатлы йортлар әледән-әле файдалануга тапшырылып тора, аларда яшь гаиләләр социаль ипотека буенча фатирлар ала.

- Безнең мәктәптә балалар озынайтылган көн төркемендә - кичке 6га кадәр, әгәр түгәрәккә дә йөрсәләр, тагын да озаграк булалар. Ата-аналар балаларын иртәнге 7дә китерә, кичке 6да ала. Бу аларга бик тә уңайлы. Бүгенге көндә 150 бала мәктәпкә кабул ителде, өстәлемдә тагын 96 гариза ята, - дип өсти Резеда Заһретдинова.

Беренче сыйныфка балалар туплау гомуми электрон чират нигезендә 1 февральдә башланган. Күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләр өчен ташламалар юк. Башта барысы да тигез шартларга куела, кем гаризаны иртәрәк тапшырып өлгергән, шуңа бәхет елмая.

Шуннан соң ата-аналар мәктәпкә килеп гариза язарга һәм тиешле документлар тәкъдим итәргә тиеш. Директор әйтүенчә, быел мәктәпкә язылу 1 февральдә төнге беренчеләрдә, 10 минут эчендә төгәлләнгән. Гаризалар берсе артыннан берсе агылып торганда, системада өзеклек килеп чыгуы гаҗәп түгел.

- Әлмәт муниципаль районында барлыгы 60 мәктәп бар, шуларның 30ы - шәһәрдә урнашкан. Социаль ипотека программасы буенча йортлар төзелә торган яңа районда урыннар җитмәүгә бәйле проблема бар. Урыннар 24, 25нче мәктәпләрдә, татар гимназиясендә һәм 2нче математика лицеенда җитми. Аларга кабул итү вакытында гражданнарның ташламалы категорияләре бу урыннар булган очракта гына өстенлекләрдән файдалана. Башка мәктәпләр өстәмә сыйныфлар ачарга әзер булса да, ата-аналар уку йортларының өйләреннән еракта урнашуына риза түгел, - ди Әлмәт районы Башкарма комитетының гомуми белем бирү бүлеге башлыгы Флүзә Гәрәева.

Яшәү урыны буенча мәктәпкә кабул ителмәүчеләргә кая мөрәҗәгать итәргә?

Әлеге сорау белән без Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Анда ачыклык кертүләренчә, бу очракта Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының 2014 елның 22 гыйнварында кабул ителгән «Гражданнарны башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча уку йортына кабул итү тәртибен раслау турында»гы 32нче боерыгына таянып эш итү зарур.

- Ата-аналарга башка мәктәпләрдә вакантлы урыннарга ия булу өчен район Мәгариф идарәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге боерыкның 5нче пункты нигезендә, дәүләт һәм муниципаль оешмаларга кабул итүдән аларда буш урыннар булмаган очракта гына баш тартырга мөмкиннәр, - дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларның йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы Лилия Сәүбәнова.

Татарстанда барлыгы 1419 мәктәп исәпләнә, шуларның 175е - Казанда. Мәктәпләрдә балаларны беренче сыйныфка кабул итү турында гаризалар 1 февральдән 30 июньгә кадәр кабул ителә. Баланы беренче класска язу өчен ата-аналар мәктәпкә 1 февральдән соң килә һәм беренче сыйныфка кабул итүне оештыру комиссиясенең эш графигы белән таныша ала. Шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталында алдан язылырга да була. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында муниципаль берәмлекләр, республикадагы их яхшы һәм база мәктәпләренең рейтинглары белән танышырга мөмкин.

Моны белү мөһим

1. Балаларны беренче сыйныфка кабул итүне оештыру максатыннан мәгълүмати стендта, интернеттагы рәсми сайтта, гаммәви мәгълүмат чараларында:

- беркетелгән территория турында акт дөнья күргән вакыттан алып 10 көннән дә соңга калмыйча, беренче сыйныфтагы ураннар саны;

- 1 июльдән дә соңга калмыйча, беркетелгән террриториядә яшәми торган балаларны кабул итү өчен буш урыннарның булуы турында мәгълүмат урнаштыра.

2. Беркетелгән территориядә яшәүче кешеләр өчен беренче сыйныфка гаризалар кабул итү агымдагы елның 1 февраленнән дә соңга калмыйча башлана һәм 30 июньнән дә соңга калмыйча төгәлләнә.

Мәктәпкә кабул итү документлар тапшырганнан соң 7 эш көне дәвамында уку йорты акты нигезендә рәсмиләштерелә.

Беркетелгән территориядә яшәми торган балалар өчен беренче сыйныфка гаризалар кабул итү буш урыннар тулганчыга кадәр агымдагы елның 1 июленнән (әмма агымдагы елның 5 сентябреннән дә соңга калмыйча) башлана.

Беркетелгән территориядә яшәүче барлык балаларны беренче сыйныфка кабул итү төгәлләнгәч, беркетелгән территориядә яшәми торган балалар кабул ителә.

3. Балаларның әти-әниләренә (законлы вәкилләренә) уңайлы булсын өчен яшәү урыны буенча теркәлү адресына бәйле рәвештә документлар кабул итү графигы билгеләнә.

4. Беркетелгән территориядә яшәми торган балаларны буш урыннарга кабул иткәндә, РФ законнары һәм ил субъектларының норматив-хокукый актлары нигезендә, урынга беренче чиратта хокукы булган кешеләрнең балаларына өстенлек бирелә.

5. Балаларның әти-әниләре (законлы вәкилләре) тарафыннан тәкъдим ителгән документлар гаризалар кабул итү журналында теркәлә. Гаризаны теркәгәннән соң, ата-аналарга тәкъдим ителгән документлар исемлеген, баланы кабул итү турындагы гаризаның теркәү номерына кагылышлы мәгълүматны үз эченә алган документлар алуы хакында кәгазь бирелә. Аңа документлар кабул итү өчен җаваплы вазифаи зат тарафыннан имза куела һәм мөһер сугыла.

6. Балаларны мәктәпкә кабул итү турындагы актлар мәгълүмати стендта алар басылып чыккан көнне урнаштырыла.

7. Һәр балага шәхси дело ачыла, тапшырылган барлык документлар да шунда саклана.


Наталья РЫБАКОВА

http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • "Атна" инф. программа. Эфир 11.05.2018
Ночной режим