Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бакчадагы кырмыскалардан котылу ЫСУЛЫ

Ун ел буена бакчадагы «дуслар»ны - кырмыскаларны бетерү өчен мин нинди генә ысуллар кулланмадым: яз җиткән саен, ояларын кайнар су белән пешекләп тә, бор кислотасына шикәр сибеп «сыйлап» та карадым. Алай да бетмәгәч, кибеттән махсус порошок алып кайтып та сипкәләдем. Күптөрле көрәш ысулларын куллануыма карамастан, алар үрчи торды. Боларга каршы...

Ун ел буена бакчадагы «дуслар»ны - кырмыскаларны бетерү өчен мин нинди генә ысуллар кулланмадым: яз җиткән саен, ояларын кайнар су белән пешекләп тә, бор кислотасына шикәр сибеп «сыйлап» та карадым. Алай да бетмәгәч, кибеттән махсус порошок алып кайтып та сипкәләдем. Күптөрле көрәш ысулларын куллануыма карамастан, алар үрчи торды. Боларга каршы тагын ничек көрәшергә, нинди ысуллар кулланырга дип уйланып йөргән көннәрнең берсендә, интернет киңлекләрендә бер шәп ысулга юлыктым. Бактың исә кырмыскалар каен дегете исен яратмыйлар икән! Бүген теплицага кереп барганда бер кырмыска «сәлам биреп», тиз-тиз генә юлымны кисеп үткәч, мин бу ысулны үз тәҗрибәмдә кулланып карарга булдым. Даруханәгә барып, башта каен дегете, аннары көнкүреш товарлары сатыла торган кибеттән поролон алдым да кайтуга эшкә керештем. Башта агачларга тәрәзә-ишекләрне җылыту өчен кулланыла торган поролонны урадым, аны тимерчыбык белән ныгытып куйдым һәм савыт-саба юа торган губка белән каен дегетен һәркайсына сылап чыктым. Каен дегетенең бик үк тәмле булмаган исе, мин сиңа әйтим, бөтен дөньяга таралды, кырмыскаларны гына түгел, үземне дә куалап өйгә кертеп җибәрерлек булды.

Хәзер кырмыска «дусларның» реакциясен көтәсе генә калды. Бу ысул минем үземә бик ошады. Иренмәсәгез, сез дә эшләп карагыз. Флакондагы каен дегете нибары 30 сум тора, поролонга 60 сум түләдем. Ничек кенә дисәң дә, үзе арзанлы, үзе экологик яктан чиста ысул.

Реклама


http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев