Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бакчачыга 8 киңәш

Бакчачыларның төп хатасы - кыяр белән помидорны бер теплицага утыртуда. Аларга иксенә ике төрле температура ки­рәк һәм һава дымлылыгына карата да таләпләре төрле. Теплицага кыяр утыртырга җыенсагыз, аның иртә өлгерә торган сортларын сайлагыз. Апрельдә һәм июнь ахырында утыртсагыз, бер сезонда ике уңыш алып була. Теплица җылытыла торган булмаса да, иртә...

  1. Авыру крыжовникны ­кайнар су сибеп сәламәтләндерегез. Лейкага кайнар су тутырып, куаклар өстенә тиз генә сибегез. Әлеге эшне апрель аенда эшләргә була.
  2. Алмагач белән чияне янәшә утыртмагыз, аларның тамырлары бер-берсенә зыян гына китерә.
  3. Алмагач төбенә әрем яки гөлбадран (пижма) утыртсагыз, алар аны җимеш корткычтан (плодожорка) саклар.
  4. Кыярга үсемлек бетләре ия­ләшсә (тля), көл өстенә кайнар су салып, шуны кыяр өстенә сибегез.
  5. Кәбестә күбәләге календула һәм помидор ботагы исен яратмый. Димәк, кәбестә рәтләре арасына шуларны утыртыр­га кирәк.
  6. Кәбестәдәге күбәләк личинкаларыннан котылу өчен, нарат һәм чыршы ылысларын иттарткыч аша чыгарып, кәбестәнең аскы яфракларына һәм әйләнә-тирәсенә сибеп чыгыгыз.
  7. Бәрәңгегә суны ул чәчәк аткач кына сибегез, бүлбеләре тизрәк формалаша. Чәчәк ат­канчы су сибүнең әллә ни нәтиҗәсе юк.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев