Байлар Сабасында яшәүче Нәҗметдинов Рөстәм Каюм улын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Зур хөрмәт һәм ихтирам белән Саба муниципаль районы , район Советы башкарма комитеты, Саба шәһәр җирлеге.
Байлар Сабасында яшәүче Нәҗметдинов Рөстәм Каюм улын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Нәҗметдинов Рөстәм Каюм улы 1935 нче елның 28 нче июнендә Байлар Сабасы авылында дөньяга килә. 1943 нче елны Саба башлангыч мәктәбенә укырга керә. 1951 елны Саба урта мәктәбенең 8 классын тәмамлый. Хезмәт юлын 1951 нче елның сентябрендә Саба МТСында токарь өйрәнчеге булып башлый. 1953 нче елның февралендә Лаеш районына шоферлык һөнәрен өйрәнүгә җибәрелә һәм шул ук елның маенда укуын уңышлы тәмамлый. Җәй аенда үзенең беренче машинасы МТСта полуторка ГАЗ-М машинасында эшли башлый. 1954 елның 8 октябрендә Кызыл Армия сафларына алына һәм Баку шәһәрендә хезмәт итә. 1957 елның ноябрендә туган якларына кайта. 1958 елның маенда Саба райпотребсоюзында шофер булып эшли, ә 1960 елның февралендә Казандагы автомеханиклар курсларына укырга җибәрелә. Белем алып кайткач, автомеханик вазифасында эшләвен дәвам итә. 1961 елның апрелендә Рөстәм Каюм улы гаилә корып, Рафига Бари кызы белән гомер юлын бергә үтәргә ниятли. Алар өч бала — Гөлинә, Гөлнар һәм Маратны тәрбиялиләр.
1964 елның 1 августында ул Саба АТП-сына автобус йөртүче булып керә. Эш сәләте һәм түземлеге өчен 1975 елның 25 ноябрендә гараж мөдире итеп билгеләнә. Хезмәт юлында ул күпкә күңелле бүләкләргә лаек була:
- Ленинның 100 еллыгына «Доблестный труд» медале (1970 ел, 2 апрель);
- 1973 елгы Социалистик ярыш җиңүчесе;
- «Хезмәт батырлыгы өчен» медале (1974 ел, 28 февраль);
- «Хезмәт ветераны» медале.
1995 елның августында Рөстәм Каюм улы лаеклы ялга чыгып, озын һәм нәтиҗәле хезмәт юлын тәмамлый.
Хөрмәтле Рөстәм абый!
Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез, юбилеегыз белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, гомернең бәрәкәтлесен, озынын, күңел тынычлыгы телибез. Гомерегезне муллыкта, иминлектә яшәп үткәрегез. Балалар игелеге, онык-оныкчыклар куанычы гына насыйп булсын сезгә. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын
Без телибез сезгә исәнлекләр,
Ак бәхетләр,тыныч картлыклар.
Кайгылар урап үтсеннәр дә,
Китмәсеннәр килгән шатлыклар.
Маңгайларны сырлап буразналар үтсен,
Тик борчулар гына күрмәгез.
Яшәгез сез матур итеп,
Яшәү дәртегез мәңге сүнмәсен!
Зур хөрмәт һәм ихтирам белән Саба муниципаль районы , район Советы башкарма комитеты, Саба шәһәр җирлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев