Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"БАБАЙ КИЛЕП МУЕНЫМНАН ЭЛӘКТЕРДЕ": ЧАЛЛЫ СУДЫ КЕЧКЕНӘ БАЛАНЫ ТӘРӘЗӘДӘН ЫРГЫТКАН ИР-АТНЫ КОЛОНИЯГӘ ҖИБӘРДЕ

Яр Чаллы суды февраль аенда балкон тәрәзәсеннән биш яшьлек кызны ыргыткан 34 яшьлек Иван Никитинны хөкем итте. Суд залыннан “Татар-информ” репортажы.

 

6 февраль көнне Чаллы кешесе Иван Никитин фатирында бергә яшәгән хатыны һәм хатынының әнисе белән спиртлы эчемлекләр эчә. Шунда ук хуҗа хатынның биш яшьлек оныгы да була. Тикшерү версиясе буенча, Никитин бик нык исерә һәм бер мизгелдә кызчыкны тәрәзәдән ыргыта.

 

“Кыз иелә һәм ялгыш егылып төшә”

Яклаучы як журналистлар һәм камералар күреп чын-чынлап курыкты.

“Нәрсәгә кирәк бу? Безне төшермәгез, зинһар!” - диделәр алар. Ләкин мәгълүмат чаралары вәкилләренә теләп җавап бирделәр.

“Иван моны эшләмәгән. Моңа бары тик аракы гына гаепле”, - дип ышандырырга теләде олы яшьтәге блондинка. Соңыннан ачыкланганча, әлеге ханым фаҗига килеп чыккан йортта староста икән.

Соңыннан ханым килеп чыккан хәлнең бөтенләй башка версиясен сөйләде.

“Ул кызны рәнҗетә алмас иде. Ул бит үзе аны бала тудыру йортыннан алып кайтты. Кызчык аның күз алдында үсте. Карина аңа тартыла иде, “Иван бабай” дип йөртте. Ул көнне алар Карина белән яңа елга алынган “хлопушкаларны” очырганнар. Полиция килгәндә, фатирның бөтен җиренә конфетти сибелгән иде. Башта кызчык аларны бүлмәдә очырган, ә аннан соң балконга чыгып аттырган. Кыз иелгән һәм ялгыш егылган”, - дип сөйләде ханым яклаучы як версиясен.

“Иван биш ел безнең йортта урам себерүче булып эшләде. Аны һәркем белә. Аның турында беркем дә начар сүз әйтә алмый. Аны яклап язган хатка имзалар җыя башлагач, йортта яшәүчеләрнең берсе дә каршы килмәде. Барысы да кул куйды! Барлык яшәүчеләрнең шулай бердәм булганын күргәнегез бар идеме?” – дип, Никитинны яклавын дәвам итте ханым.

Ул шулай ук Каринаның әнисе ирне күптәннән кичергәнен дә әйтте. Журналистлар әни кешенең үзеннән кызыксынып “Ә судта бу хакта әйттегезме?” дигәч, Виктория: “Судья миннән бу турыда сорамады” дип җавап бирде.

Виктория кызы белән бар да тәртиптә булуын, аның балалар бакчасына йөрүен һәм психолог ярдәменә мохтаҗ түгеллеген әйтте.

 

“Кичерүегезне сорыйм. Үтерәсем килмәде”

34 яшьлек Иван Никитин соңгы сүзен әйткәндә күп сөйләмәде: “Мине кичерүегезне сорыйм. Үтерәсем килмәде. Гадел хөкем карары чыгарырлар дип өметләнәм”, - диде ул.

Тикшерү версиясе буенча, ул көнне Иван Никитинның бергә яшәүче хатыны – Каринаның 43 яшьлек әбисе, шулай ук кыз “баба Люба” дип атаучы дәү әнисе спиртлы эчемлекләр эчкәннәр. Фатирга биш яшьлек кызы белән ике яшьлек улын ияртеп, Виктория килеп кергәндә, кәеф-сафа коруның иң кызган чагы була. Каринаның әнисе әйтүенчә, кызы үзе калырга теләк белдергән, Виктория улын алып кире чыгып китә.

Соңырак олылар йокларга китә, ә кыз уйнап кала. Төн уртасына каршы ул тавышлана башлый. Йокысыннан уянган Иван ярсып китә, кыз булган бүлмәгә чыга, берничә тапкыр аның эченә тибә, куллары белән муеныннан кыса, ике куллап киемнәреннән йолкып тота, балконга алып чыга һәм аска ташлый. Бәхеткә, кыз кар көртенә егыла. Ул кулын сындыра, яралана, ләкин исән кала.

Кыз кычкырып елап җибәрә. Аның тавышын күрше подъезда яшәүче, икенче каттагы күршеләре ишетә, ул төнлә балконга тәмәке тартырга чыккан була. Ул шунда ук йөгереп төшә һәм кар өстендә елап яткан ялангач кызны күреп өнсез кала. Кызны үз өенә алып керә. Анда баланы җылыталар һәм “Ашыгыч ярдәм” чакыралар.

Иван Никитин судта үз гаебен танымады. Аның сүзләренчә, ул үзен кулга алганнан соң ук күрсәтмәләр биргән, чөнки исерек булганлыктан үзенең гамәлләрен аңламаган.

Иван Никитин белдергәнчә, ул кызга сукмый һәм тәрәзәдән ташламый. Ул үзе балконда “хлопушка” аттыра, ә соңыннан конфеттиларның кайда очканын карарга теләп иелә һәм егылып төшә.

Беренче тапкыр сорау алган вакыт җинаять эше материалларында билгеләнеп бара. Никитин сабыйны балконнан ничек ыргытканын тәфсилләп сөйләгән.

 

“Иван бабай” килеп муенымнан эләктерде”

Кечкенә Карина үзе исә тикшерүчегә кыш көне әнисе һәм энесе белән әбисенә кунакка килгәнен сөйләгән. Әби һәм “Иван бабай” аракы эчтеләр, ә соңыннан йокларга китәләр. Ул уйнап, рәсем ясап кала. Аннан соң, “Иван бабай” килеп аны муеннан эләктереп ала, аяклары белән эченә суга башлый һәм балконнан ыргыта. Аңа салкын була һәм тәне авырта. Соңыннан чит абый килеп үзенең өенә алып керә.

Суд барышында Каринаның әнисе белдергәнчә, ул кичке уннар тирәсендә кызына тыныч йокы теләр өчен әбисенә шалтырата. Ул вакытта бар да яхшы була әле. Соңыннан төнге икедә полиция шалтырата һәм аңа килеп чыккан хәл турында әйтәләр.

Күршесе дә кызны ничек табып алганын, хатынының “112” гә шалтыратканын, ашыгыч ярдәм машинасын каршыларга чыкканын да җентекләп сөйләде.

“Мин участковыйны Никитин янына алып бардым. Ул кертмәде, таныклык күрсәтүне таләп итте. Аңа полицейский “Монда караңгы, барыбер бернәрсә дә күренми” дип җавап бирде. Мин Никитинга исеме белән эндәшкәч кенә ул ишекне ачты”, - дип белдерде күршеләре.

Никитинның бергә яшәгән хатыны – Каринаның әбисе, ул көнне үзенең исерек булуын, йоклаганын һәм бер нәрсә дә ишетмәвен сөйләде. Фаҗига турында фатирга полиция хезмәткәрләре килгәч кенә белә.

Каринаның әбисенең әнисе судта, гомумән, бернәрсә дә күрмәвен, телевизор карап утырганын һәм кызны беркемдә кыйнамаганын әйтте. Соңыннан ул, Никитинның кызны кибеткә алып барганын, аңа тәм-томнар алганын исенә төшерде. Ягъни, абый бик яхшы күңелле була, беркемгә дә начарлык эшләми.

Әбисе сүзләренчә, кыз фаҗига килеп чыкканчы балконда “хлопушка” аттырып уйнаган, мөгаен, үзе үк егылып та төшкәндер.

Әби кешенең күрсәтмәләрен яңыгаратканда, судья, олы яшьтәге хатынның, гадәттән тыш хәл килеп чыккач, бөтенләй башка күрсәтмәләр бирүен белдерде. Алар тикшерү версиясе буенча дөреслеккә туры килә.

Баштагы күрсәтмәләр буенча, әби кеше оныгының “Ярдәм итегез” дип кычкырганын ишетә. Бүлмәгә йөгереп чыга һәм Никитинның кызны муеныннан тотканын, оныгының балкон култыксасы аркылы эленеп торганын күрә. Ир-ат кызны тотып кала алмый һәм ул егылып төшә. Әбисе чыгып китәргә тели, ләкин караңгыда ишекне таба алмый. Ул вакытта әби кеше Никитинның исерек вакытында, еш кына үзен һәм кызын кыйнаганын да әйткән була.

 

Суд фикере: әби кешедә үз оныгына карата кызгану хисе юк

Хөкем карарында суд, өлкән яшьтәге ханымда үз оныгына карата кызгану хисе юк, дип билгеләп үтте. Җинаять эше барышында алынган күрсәтмәләрне ялган дип тапты һәм әлеге факт буенча прокурордан тиешле хокукый бәяләмә бирүен сорады.

Суд-медицина экспертизасы Никитинда алкоголь куллану сәбәпле барлыкка килгән психик тайпылышлар барлыгын ачыклаган. Бу аның исерек булганда хәтерен югалту һәм үз-үзен агрессив тотуда чагыла.

Җинаять эше материалларын өйрәнеп, суд Иван Никитиннны кече яшьтәге баланы үтерергә теләүдә гаепле дип тапты һәм 10 елга кырыс режимдагы колониягә җибәрде. Өстмә җәза итеп, бер елга ирегеннән мәхрүм итүне өстәде.

Суд утырышыннан соң таралышканда, кечкенә Каринаның туганнары суд карары белән риза түгел иделәр. Үз-үзләрен тотышы белән андагы кешеләрне гаҗәпкә калдырдылар. Хәтта, аларның берсе: “Кызганыч, эчеп, бәйрәм итеп һәм балага төкереп караган өчен шундый “әниләрне” җаваплылыкка тартып булмый. Берәрсенең булса да башы эшләсә, бу фаҗига булмый калыр иде”, диде.

 

Автор: Эльвира МӨХӘМӘТДИНОВА, sntat.ru

Фото: Эльвира Мөхәмәтдинова

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев