Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Азат Абитов концертында елаган [+эксклюзив видео]

Казанда Р.Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитовның тәүге концерты үтте. Әле танылып кына килүче яшь егет зал тулы тамашачы алдында имтихан тотты. Залга хәтта өстәмә урындыклар куярга туры килде. Һәр җырын күңелгә үтеп керерлек итеп башкаручы Азат Абитов елап җибәргәч, тамашачы сискәнеп куйды. Концерт ничек дәвам иткән, Азат җырны ахырына кадәр...

Реклама

- Әниемә багышланган җырны ничек башкарып чыгармын, дип борчылган идем. Әнием - иң якын кеше булгангамы, аның турында җырлавы бик авыр булды. Җырның чуаш телендәге өлешен башкарганда, күңелем тулып күземә яшь килде, тамакка төер тыгылды. Әмма музыкантларга көйне дәвам итәргә ишарәләдем. Бу чакта тамашачы алкышлап, миңа көч бирде, ярдәм итте, Аллаһының зур рәхмәтләре яусын! Аллага шөкер, үземне кулга алып җырны башкарып чыктым, - дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Азат Абитов. Шуны да әйтергә кирәк, Азатка кушылып зал да елады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев