Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Айдар Галимовның кызы Айгизә: "Мин – шайтан, Гузәл – әйбәт кыз" [+фото]

- Бәйрәм көнне иң тәүдә әти котлый. Ул - романтик. Чәчәкләр бүләк итәргә ярата. Гөлләмәләрне һәрберебезнең зәвыгын белеп сайлый. Беркайчан да бертөрле букет алып кайтканы юк. Гүзәл, миңа караганда, нәзакатьлерәк, аңа башкачарак букет ала. Миңа гадәти булмаганны сайлый, шулай ук, образыма туры китереп. Əгәр дә бәйрәм көнне башка шәһәрдә булса,...

- Ə материаль бүләкләргә килгәндә?
- Əти кирәк әйберне алып бирә. Соңгы арада барыбызга да яңа төр "Айфон"нар бүләк итте.

Ə без әтигә киемнәр бүләк итәбез, чөнки ул - модник. Туган көненә спорт костюмы алдык. Төнлә эштән кайтканын көтеп торып, котладык. Шундук киеп карады, яңа кием аңа бик ошады.

- Образыгыз җырчы Риананы хәтерләтә. Кыска чәч, татуировкаларга әтиегез ничек карый?
- Əйбәт, аңа ошый. Гүзәл белән без бик охшаш. Əлеге образ ярдәмендә безне аеру бик җиңел: мин - шайтан, Гүзәл - әйбәт кыз (көлә).

http://shahrikazan.com
Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев