Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Айдар Галимовка 50 яшь тулу уңаеннан, җырчы турында 26 кызыклы факт

23 февраль көнне Айдар Галимовка 50 яшь тулды. Шул уңайдан җырчы турында 26 кызыклы факт тупладык.

1. Җырчының улына да багышланган җыры бар - "Улыма" (Халисә Мөдәррисова сүзләре, Рәүфә Нурмөхәммәтова көе).

2. Айдар Галимов - Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты.

3. 17 тапкыр "Алтын Барс" премиясе лауреаты.

4. Радик Юльякшин башкарган "Елама, ярсыма" җыры - Айдар Галимов репертуарыннан.

5. Репертуарында башкорт, рус, инглиз, үзбәк, төрек телләрендә җырлар бар.

6. Җырчы барлыгы 15 СD альбом чыгара. Тиздән 16нчысы дөнья күрәчәк.

7. Баян һәм гитарада уйный белә.

8. "Айдар" студиясе аша сәхнәгә килгән җырчылар: Вәсилә Фәттахова, Рөстәм Асаев, Лилиана Ирназарова, Гөлнара Хәсәнова, Рөстәм Гыйззәтуллин, Эльмир Газизуллин.

9. "Яннарыңа кайтып киләм" клибы Америкада төшерелә.

10. "ТНВ - Татарстан" төшергән "Сиңа кайтам" сериалының бер эпизодында төшә. Анда ул үзе - җырчы Айдар Галимов булып уйный.

11. Айдар бер социаль челтәрдә дә теркәлмәгән.

12. Җырчының яраткан шөгыле - спорт. Хоккей, футбол уйный, теннис карарга ярата, ә хоббие - тау чаңгысы.

13. Миякә районында 2008 елдан бирле ел саен "Айдар Галимов призына үсмерләр арасында футбол турниры" уздыра.

14. Россия һәм чит ил хоккей, футбол командаларының сувенир әйберләрен җыя (шарф, кепка, футболка һ.б).

15. "Салават Юлаев" хоккей командасы җанатары.

16. Селин Дион, София Ротару, Иосиф Кобзон репертуарын тыңларга ярата.

17. Кайчандыр "Айдар" студиясе игълан иткән кастингка җырчы Земфира да килгән була, тик кызганыч, Айдар Галимов моны үзе хәтерләми.

18. Татар-башкорт эстрадасы җырчылары арасында беренче булып рәсми сайтын булдыра.

19. Яраткан ризыгы - тутырылган тавык.

20. Яраткан эчемлеге - каты сөтле чәй.

21. Имзасын космонавт Юрий Гагаринныкына охшатып куя.

22. Автомобиле - "Фольксваген туарег".

23. Кесә телефоны - "Айфон 6".

24. Йорт мәчесенең кушаматы - Патрик.

25. Җырчыга концертта балык, әтәч, каз һәм ат бүләк иткәннәре бар.

26. Һәр елның аерым көндәлеге бар һәм аларны ул эш бүлмәсендә саклый.

http://akcharlak.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев