Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Авылда 29 яшькә кадәр дүртенче-бишенче балаларын табучыларга пособие түләнәчәк

Моңа кадәр 100 мең сум акча 29 яшенә кадәр өченче баласын табучы аналарга гына бирелә иде.

Авыл җирлегендә яшәп, 29 яшькә кадәр дүртенче-бишенче балаларын табучыларга пособие түләнәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый карар кылды: 2020 елның 1 гыйнварыннан 29 яшенә кадәр дүртенче-бишенче баласын тапкан аналарга 100 мең сум акча түләнәчәк», — диде министр.

Республика демографик чараларына килгәндә, авыл җирлегендә 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан хатын-кызларга 50 мең сум түләнә. 2018 елдан 4,1 мең кеше шул пособиене алган.

Авылда 29 яшенә кадәр өченче баласын табучыларга 100 мең сум түләнә. 2018 елдан шундый 812 хатын-кыз исәпләнә. Быелдан башлап, 100 мең сум дүртенче-бишенче баласын табучыларга да түләнәчәк.

 

Эльмира Зарипова балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән быел 21 млрд сумнан артык акча каралганын әйтте.

https://tatar-inform.tatar/news/society/10-03-2020/avylda-29-yashk-kad-r-d-rtenche-bishenche-balalaryn-tabuchylarga-posobie-t-l-n-ch-k-5728064

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев