Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Атланып татар атына – киттем Мәккә иленә: Арчада атлылар бәйрәм ясады

Биредә барысы да "ат җене" кагылган кешеләр өчен оештырылган иде: бахбайларның бизәлгәнен дә, иярле һәм иярсезләрен дә, гарәп токымлысын да, үзебезнең татарныкы булганын да күрдек... Ә хуҗалары ерак һәм кыска арага чабышларда гына түгел, ат җигү һәм йөк ташу тизлегендә дә сынашты. Хәтта ат дагаларга да өйрәттеләр биредә. Шул рәвешле...

ХУҖА ҮЗЕ ДӘ АТТА

Яңа Кырлайда ошбу бәйге инде дүртенче тапкыр уздырыла. Соңгы ике елде ул тагын да масштаблырак төсмер алган. Быелгысына хәтта халыкара дәрәҗә бирергә булганнар. Шул рәвешле "Ат көне" уңаеннан "БДБ илләре халыкара кубогы"на ат чабышлары уздырылды.

Арчадагы кебек чабышларның Татарстанның башка төбәгендә уздырылганы юк кебек әле. Чөнки биредә атлар ерак арага узыша. Быел, мәсәлән, 30, 40 һәм 80 чакрым аралардан тыш, иң ерак дистанция тагын да озайтылып, 120 чакрымга җиткән. Ә киләсе елга 160 чакрым ара да кертеләчәк, дип ышандырды Арча районы башлыгы Илшат Нуриев әлеге ат бәйрәменең дәвамлы булуына ишарәләп.



Әйтергә генә ансат, 120 чакрым араны үтү өчен, тукталышларны да исәпкә алып, атларга 8-12 сәгать вакыт кирәк икән.

"Шуңа да аларга иртәнге сәгать 5тә үк старт бирелде. Сәгать 6да - 80, ә 9да 40 чакрымга узышлар башланды. Ерак арада төрле токымлы 43 чабышкы үз көчен сынады", - дип аңлатты безгә Санкт-Петербургтан килгән халыкара категорияле хөкемдар Ольга Корнилова.

...Җайдакларының иң яшенә - 12 яшь булса, иң дәрәҗәлесе - Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, республиканың атчылык һәм ат спорты федерациясе рәисе Васил Шәйхразиев иде. Ул 40 чакрым араны ат өстендә узып килде дә, әлеге узышларның күңелгә әйтеп бетереп булмаслык рәхәтлек бирүен җиткерде.



- Ат чабышлары аша татар халкының яшәү рәвешен чагылдырырга, көнкүрешен күрсәтергә телибез. Максатларыбызга ирешеп киләбез кебек. Шул ниятләрне чынга ашыру өчен, соңгы ике елда ярышларны татар халкына хас күренешләргә баеттык, - диде Васил Шәйхразиев.

...Иң зур игътибар, әлбәттә, иске татар токымлы чабышкыларга юнәтелде. Андый токымлы бер атның җайдагы Васил Шәйхразиев иде. Дөрес, әлеге узышта җиңүчеләр өчлегенә керә алмады ул.

ТОКЫМЛЫ АТКА ПАСПОРТ КИРӘК

Яңа Кырлайда иске татар токымлы 12 ат күрдек. Дөрес, чабышка аларның барысы да чыга гына алмады. Атка атланып чабасы түрәләр ашыккангамы, әллә башка сәбәпләр беләнме, әлеге токымлы атлар чабышын билгеләнгән вакытыннан алда уздырдылар. Шул сәбәпле, мәсәлән, Теләчедән килгән фермер Сәгыйть Гыйниятуллинның ике чабышкысы узышларны читтән генә күзәтте. Җайдаклар атларын иярләргә өлгермәгән булып чыкты.

- Кызганыч, атларыбыз ярышларда катнаша алмый калды. Ни сәбәпледер программага үзгәрешләр кергән. Ә без моңа әзер түгел идек, - диде Сәгыйть әфәнде безгә.

Ә бирегә ул җиңү өчен килгәнлеген яшермәде. Арчадагы ярышларга кадәр Сәгыйть Гыйниятуллин хуҗалыгындагы татар токымлы ике ат Казанда мал табиблары бәйрәме уңаеннан узган ярышларда 1нче һәм 4нче урын яулаган булган икән.

Күп еллар чабышкылар үрчетү белән шөгыльләнүче Теләче районы фермеры татар токымлы атларны әле язын гына алган.

- Элегрәк иске татар токымлы атлар турында сөйләсәләр дә игътибар бирмәдем. Тәкъдимнәргә дә әһәмият бирми идем. Соңгы елларда Татарстанда андый атларга игътибар арткач, минем дә асрап карыйсы килде. Татарның көрәше, Сабан туе бар икән, нишләп әле аты да булмаска тиеш, дидем. Хәзер безнең хуҗалыкта шундый 7 ат бар. Алга таба баш санын тагын да арттырырга уйлыйм. Ләкин әлеге токым өчен паспорт булдыру кирәк. Югыйсә, ат токымына бәйле бәхәсләр дә туа, һәр кеше үзенчә хаклыдыр кебек, - диде Сәгыйть Гыйниятуллин.


ИҢ ҖИТЕЗ ТАТАР АТЫ БАШКОРТСТАНДА

Сәгыйть Гыйниятуллин атлары үз җитезлеген күрсәтүдән мәхрүм калган мәлдә иске татар токымлы атлар арасында иң җитезе булып Булат Бәдретдинов иярләгән Асылбай кушаматлы ат танылды.

Башкортстан чабышкысы Иглин районында Хәсән Идиятуллин хуҗалыгында әзерләнгән. Ул хуҗаның 12нче буынын тәшкил иткән икән. Фермерның иске татар токымлы атлары меңнән артып китә, ди.

- Әлеге токымлы атларга Россия төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан да сорау зур. Моннан тыш Казахстан якларыннан да белешүчеләр бар, - дип сөйләде безгә Хәсән Идиятуллин.

Фермер сүзләренчә, иске татар токымлы атларны тагын да киңрәк җәелдерү, аңа булган сорауга бәйле. Аның әйтүенчә, бу мәсьәләдә, Татарстан җитәкчелеге дә эш алып бара. Тәгаен алганда, ярышларга бер көн алдан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, атчылык һәм ат спорты федерациясе рәисе Васил Шәйхразиев катнашында узган киңәшмәдә, әлеге сорау күтәрелде, ди Башкортстан вәкиле.

- Әлеге токым атлар кырыс табигать шартларына яраклаша алулары белән аерылып тора. Алар үзләренә кирәкле азыкны таба алачак. Тагын бер үзенчәлекне әйтми калдыра алмыйм - иске татар токымлы атларга черки һәм кигәвен кунмый. Аермалыкларны тагын да санап булыр иде, әмма кайберләрен сер итеп тә сакларга кирәк, - диде Хәсән Идиятуллин.

"Җиңү өчен килдек. Егет кешесе максатлы һәм атлы булырга тиеш", - дип тәмамлады ул сүзен.


МАКСАТ - МӘККӘГӘ

Катнашучылар арасында чит ил вәкилләрен күрмәсәк тә, Россия төбәкләреннән килүчеләр шактый иде. Катнашучылар арасында Мәскәү, Пенза, Липецк, Ростов, Мәскәү өлкәсе, Кабардино-Балкария, Карачай-Чиркәс чабышкыларын да, ә иске татар токымлы ат өстендәге җайдаклар арасында Төмән татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйровны да күрдек.

- Татарстанга әлеге ат чабышлары безнең тәкъдим белән кереп китте, җитәкчелек моны бик аңлап кабул итте. Дүртенче ел уздырабыз һәм ярышлар елдан-ел яхшыра гына бара. Моны күреп күңел сөенә. Чөнки ат татар халкы белән һәрчак янәшә булган һәм моның дәвамлы булуын да күрәсе килә, - диде Ринат Насыйров.

Төмән вәкиле хыялларының тагын да зуран булуын җиткерде.

- Киләсе елга, Алла боерса, шул атларга атланып Казаннан Изге Болгар җыенына барырга ниятлибез. Ә тагын да зуррак максат - Болгардан Мәккәгә кадәр атларда бару. Татар атларын, үзебезнең татарлыгыбызны күрсәтү өчен Төмәннән Болгарга кадәр дә атларда килергә исәпләп торабыз, - диде ул.

...Татарстанда атчылыкны, тәгаен алганда ат спортын үстерергә кирәклеген Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибгатуллиннан да оста һәм үтемле итеп җиткерүче булмады бугай.

- Моны изге эш саныйм. Чөнки үзебезнең спорт төрен күтәрәбез. Читтән зур акчага уенчылар сатып алып төзелгән футбол командасы кул чабып йөрибез, ләбаса. Алар белән ерак бара алмабыз. Үзебезнекен - ярты дөньяны буйсындырган татар атларын үстерергә кирәк, - диде ул. Арча халкы якташларының сүзен алкышлап хуплады.




АТЛАР БЕЗДӘ ТАТАРЧА "СӨЙЛӘШӘ"...

Якташ депутатлары - рәсми кунаклар арасында иң озын нотык тоткан Фатих әфәндене чыгышы белән халыкны үзенә каратып тоту өчен чакырганнардырмы, әйтеп булмый. Ә Арча төбәгеннән чыккан тагын бер танылган шәхес - җырчы Рөстәм Закировны ат бәйрәмендә җырларга чакырганнар булып чыкты.

- Дөресен әйтим, җырларга чакырдылар. Сөенеп килдем. Чөнки атка мәхәббәт зур. Атны чабышкы буларак түгел, ә эш алып барган мал буларак хөрмәт итәм. Чөнки балачактан шуны күреп үстек. Хәзер инде соңгы 15-20 елда ат спорты популярлашты. Безнең Арча, Балтач якларында да атчылык белән шөгыльләнүчеләр бар. Шушы чабышларны көзен урып-җыюдан соң традициягә әйләндерәләр икән, бик матур күренеш. Күреп торасыз, бездә бит атлар да "татарча сөйләшә", - диде җырчы уен-көлке белән.

- Түрәләргә ияреп, чабышкыларга атланасы килмиме соң? - дигән сорауга Рөстәм Закировның җавабы кыска булды: "Яшәешемне түрәләрнекенә яраклаштыра белмәдем шул инде мин, үземчә яшим", - диде ул.

...Арчада узган әлеге чараның дәвамлы булуы сөендерә. Димәк, Рөстәм Закиров әйтмешли, "татарча сөйләшә торган" атлар саны елдан-ел артачак әле.






















http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев