Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Ата капиталы" бирә башларга җыеналар

Россия Иҗтимагый палатасы "Ата капиталы" - гаиләдә өченче бала туганда тапшырылачак субсидия кертергә тәкъдим итте. Бу хакта чәршәмбе көнне "Известия" басмасы Россия Иҗтимагый палатасының гаиләгә, аналарга һәм балаларга ярдәм итү комиссиясе докладына сылтама белән хәбәр итә.

Газета мәгълүматлары буенча, субсидия өченче бала туганда биреләчәк. Биредә балаларның бер гаиләдә тууы һәм бер гаиләдә тәрбияләнүе, әти-әниләренең теркәлгән никахта булу шарт.

"Ата капиталы" ана капиталы буенча түләүләрне алыштырмый. Ә суммасы ана капиталы түләүләре кебек булачак. Ана капиталы суммасы 2017 елдан 453 мең сум тәшкил итә.

Проект авторы, Россия Иҗтимагый палатасының гаилә, аналар һәм балаларга ярдәм итү комиссиясе рәисе урынбасары, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Сергей Рыбальченко сүзләренә караганда, "бу финанс ярдәме генә түгел, ә җаваплы ата булуга, күп балалы гаиләнең иминлегенә дә ярдәм итә".

Яңа чаралар комплексын гамәлгә ашыруга беренче этапта Ерак Көнчыгыш, Калининград өлкәсе, Севастополь һәм Кырымны кертү планлаштырыла. Икенче этапта проектка Үзәк һәм Төньяк-Көнбатыш федераль округлары кушылырга тиеш. Йомгаклау этабында инде Россиянең калган төбәкләре кушылачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев