Арча фаҗигасе: “Өеннән 40 адым гына китәргә өлгергән, поезд бәреп, җан биргән”
Кеше иртән-иртүк тора һәм эшкә ашыга, аннан кайтып ята да иртәгесен тагын шул ук хәл. Арча районы Кәче авылынды яшәүче Ринат абый Нуриев та бүген таң караңгылыгын ерып, иртәнге биштә поезд платформасына юл тота.
Ничә еллардан бирле Казанга йөреп эшли ул. Бүген дә иртүк эшкә ашыга. Әмма туган авылыннан ерак китә алмый, аны товар ташучы поез бәрдереп китә. Нәтиҗәдә, ул шундук вафат була.
- Ринат абый гыйнвар аенда 60 яшен тутырды, - диде Кәче авыл җирлеге башлыгы сәркатибе Зөбәрҗәт Хәсәнова. -Элегрәк колхозда снабженец булып эшләде, газ кертүдә дә өлеше бар аның. Үрнәк гаилә башлыгы булды. Үзе дә әйбәт гаиләдән. Әнисе укытучы, бертуган апасы, башка туганнары табиблар. Хатыны Ландыш белән ике малай тәрбияләп үстерделәр - Айнур һәм Илнур. Олысы шулай ук табиб булып эшли. Моннан тыш, аларның опекунлыкка алып үстергән балалары Динар да бар. Якын туганнары фаҗигале төстә үлгәч, алар аңа да әти-әни җылысы бүләк итте.
Ринат әфәнденең хатыны Ландыш ханым Лениногорск ягыннан. Бер елны шунда кунакка кайтканда, машина белән юл һәлакәтенә очрый алар. Бәхеткә, ир дә, хатын да исән кала. Дөрес, Ландыш ханым күп санлы операцияләр кичерергә мәҗбүр була. Әмма газраил Ринат абыйны барыбер шул юлда эзләп таба. Туган йортыннан 40 кына адым киткән була ул.
- Бу хәбәрне иртәнге 8ләрдә үк ишеттек. Ул шул иртәнге 5тәге поездга өлгерим дип чыккандыр инде. Ике поезд бер якка таба килгән диләр. Авылда бик авыр көн бүген. Ринат абыйларның күршеләрендә дә бер апа яман шештән бүген дөнья куйган, - ди авыл җирлеге башлыгы сәркатибе.
Ринат абыйлар авылның аргы башында, Чулпан платформасы ягындарак яши. Шуңа күрә ул шул платформага чыккан. Әмма анда кеше бик йөрми, гадәттә, Кәче платформасыннан утырып китәләр. Ландыш апаның абыйлары да монда кунакта булган. Хатынының күңеле сизенгәндер, күрәсең: "Анда барма, берүзең йөрисең" дигән. Аннан соң: "Абыйга әйтим, сине менгереп куйсын", - дип тә өстәгән. Әмма Ринат абый каршы төшкән аңа. Янәсе, иртә таңнан кеше уяту нигә кирәк? Тик ул үзе дә чыгып китәр алдыннан, "Бүген начар йокладым" дигән. Әллә күңеле нидер сизенгән, әллә тынычсызланган...
Авыл яныннан поезд юлы узса, юл йөрүнең бер проблемасы юк кебек. Сәгать саен теләгән җиреңә утырып китеп була. Әмма югары тизлектә килгән тимер өеме күз ачып йомганчы кылдай нечкә гомерне өзәргә дә сәләтле шул.
Хәтерегездә булса, моңа охшаш вакыйга турында быел язын язган идек. 7 мартта Васильева Божа һәм Кәче арасындагы юлда Новосибирск-Адлер поезды машинисты өч кешене бәрдергән иде. Алар өчесе дә шундук җан бирде. Нәтиҗәдә, 57 яшьлек ир, 41 һәм 40 яшьлек ике хатын вафат булды. Соңгысының 4 яшьлек баласы ятим калды.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 август 2022 - 13:59АО «Транснефть – Прикамье» завершило подключение участков нефтепроводов после реконструкции в Пермском крае АО «Транснефть – Прикамье» выполнило технологическое подключение двух реконструированных участков магистральных нефтепроводов (МН) Холмогоры – Клин и Сургут – Полоцк, проходящих через автодорогу Пермь – Екатеринбург в Пермском крае.18100
-
11 август 2022 - 13:58АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое учебно-тренировочное занятие в Республике Татарстан АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое учебно-тренировочное занятие по устранению неисправностей оборудования на нефтеперекачивающей станции «Михайловка» и линейной части магистрального нефтепровода (МН) Альметьевск – Горький-2 в Республике Татарстан.23200
-
11 август 2022 - 09:1414 нчы август - төзүчеләр көне Районыбызда төзелеш эшләре елдан-ел киң колач белән алып барыла.28100
-
10 август 2022 - 14:30Ит базары: алга таба ни көтә? Пенсионерлар зар елый: сыер итенең янына якын килерлек түгел — кыйммәт. Казан базарында килосын 500 сумнан да арзанга табып булмый. Аның каравы мөгезле эре терлек үрчетүчеләр җиңел сулап куйды: ниһаять, бу өлкә табыш китерә башлады. Ит базарында алга таба нәрсә булыр? Ни өчен кинәт кенә бу мөһим ризыкка бәяләр күтәрелде? ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар ГАРИПОВ әлеге һәм бүтән сорауларга җавап бирде.42200
-
10 август 2022 - 10:37Редкий экземпляр: нефтепроводчики помогают сохранить растения Астрагал серпоплодный (Astragalus falcatus Lam.) и остролодочник волосистый (Oxytropis pilosa L.) – эти и другие находки обнаружили экологи компании «Транснефть – Прикамье» при проведении инженерно-экологических изысканий в Республике Марий Эл.24200
-
9 август 2022 - 15:33Жаркие фестивальные дни волонтеров АО «Транснефть – Прикамье» В жаркие минувшие выходные волонтеры АО «Транснефть – Прикамье» поддержали значимые культурные мероприятия в Пермском крае и Республике Татарстан.30800
-
9 август 2022 - 15:30Табиб көзен иммунитеты көчле булачак кешеләрне әйтте Көз көне россиялеләрнең иммунитет дәрәҗәсе аларның җәйне ничек уздыруларына бәйле булачак, дип саный табиб аллерголог-иммунолог Владимир Болибок. Sputnik радиосына интервьюсында ул көзен кемнең сәламәтлеге нык булып калачагын фаразлады.34000
-
9 август 2022 - 09:4632600
-
Атна" инф. программа. Эфир 29.07.2022
-
Атна" инф. программа. Эфир 22.07.2022
-
22 февраль 2022 - 10:25Без имениБик зур рэхмэт 👍Олы Нырты авылында яшәүче Юнысов Харис Юныс улына 90 яшь! // 17.02.2022. Радио (+аудио)
-
21 октябрь 2021 - 14:08Без имениПрививка ясаткан кешедә авырый, ясатмаганыда! Прививка ясатканы ковид алып килә, шунда тарата! Ул вакцина юньле булмагач ник кешене эштән куарга!Патяшина эш бирүчеләргә вакцинациядән баш тартучылар белән эшләү алымын аңлатты
-
20 октябрь 2021 - 08:05Без имениМолодец Динара - хорошие стихи! Желаю тебе , твоей маме, всем твоим родным и близким долгих и счастливых лет жизни!Саба районы Язлы-Арташ авылында гомер итүче Якупова Вәсимә Мәүлит кызының туган көне! // 15.10.2021. Радио (+аудио)
-
31 май 2021 - 13:54Без имениДоказать итмичэ ничек суицид турында язарга була икэн улМамадыш районында бер ай элек югалган егетнең мәетен Кама елгасында тапканнар
-
17 май 2021 - 18:05Без имениБик матур жыр, рэхмэт)))Иске Мичән авылында гомер итүче Кадрия Шагали кызына 65 яшь! // 12.11.2020. Радио (+аудио)
-
22 апрель 2021 - 08:12trksabadulkynnaryХәерле иртә! Гафу итегез, төзәттек.Иләбәр авылында яшәүче Гайфиева Сәрия Закир кызына 60 яшь! // 19.04.2021. Радио (+аудио)
-
21 апрель 2021 - 10:35Без именинигэ 90 яшь дип язылды?Иләбәр авылында яшәүче Гайфиева Сәрия Закир кызына 60 яшь! // 19.04.2021. Радио (+аудио)
-
14 апрель 2021 - 15:27trksabadulkynnaryХәерле көн! Вконтакте яки инстаграмм битенә яза аласыз белешү өчен. Я шушы номерга шалтыратыгыз 2-43-11Байлар Сабасында яшәүче Фагмиева Гөлфиягә 65 яшь! // 11.04.2021. Радио (+аудио)
-
14 апрель 2021 - 13:33ФәридәИсәнмесез. Мондый котлауны кайда ,ничек язасы? Аңлатмассыз микэн?Байлар Сабасында яшәүче Фагмиева Гөлфиягә 65 яшь! // 11.04.2021. Радио (+аудио)
-
9 август 2022 - 09:25Саба муниципаль районындагы ВФСК ГТО сынау үзәге һәркемне ГТО стандартлары комплексын үтәргә чакыра Барлык сораулар 8 (84362) 2-45-89 телефоны аша14400
-
27 июль 2022 - 14:47Эзмәдә яңа авыл җирлеге башлыгын билегләделәр ШӘЙХУЛЛИН ФИРГАТ РИФКАТЪ УЛЫ46001
-
27 июль 2022 - 08:11Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Саба муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе Галимҗанов Равил Хәкимҗан улы47901
-
11 август 2022 - 09:1414 нчы август - төзүчеләр көне Районыбызда төзелеш эшләре елдан-ел киң колач белән алып барыла.28100
-
11 август 2022 - 13:58АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое учебно-тренировочное занятие в Республике Татарстан АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое учебно-тренировочное занятие по устранению неисправностей оборудования на нефтеперекачивающей станции «Михайловка» и линейной части магистрального нефтепровода (МН) Альметьевск – Горький-2 в Республике Татарстан.23200
-
12 август 2022 - 13:59АО «Транснефть – Прикамье» завершило подключение участков нефтепроводов после реконструкции в Пермском крае АО «Транснефть – Прикамье» выполнило технологическое подключение двух реконструированных участков магистральных нефтепроводов (МН) Холмогоры – Клин и Сургут – Полоцк, проходящих через автодорогу Пермь – Екатеринбург в Пермском крае.18100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба ТВ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 69864 от 29.05.2017г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мубаракова Альфия Галимзяновна
Адрес редакции: 422060, РТ, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. З.Юсупова, 26
Телефон редакции: 8(84362)2-43-11
Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: sabatv@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика