Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Әнисенең үлемен кичерә алмаган...

Стәрлетамакта 6 яшьлек Алмазны җирләделәр (баланың һәм аның әнисенең исемнәре үзгәртелде).

Ул озак вакыт куркыныч диагноз - канда яман шеш белән көрәште.

Ә фаҗигагә берничә ай кала, улы өчен борчылуларга түзмичә, аның әнисе вафат булды. Алмазны Альбина ялгызы гына тәрбияләгән. Бердәнбер һәм яраткан малай әнисенең чын шатлыгы була. Малай хәлсезлеккә, тиз арыганлыкка, тәнендә күгәргән урыннарга зарлана башлагач, әни кеше улын шунда ук дәваханәгә илтә. "Лейкоз" диагнозы Альбинаны чын шок хәленә китерә.  

Алмазны дәвалый башлыйлар - өзлексез химиотерапияләр, анализлар, уколлар, дәваханәләр... Альбина улының терелүе, аны беренче сыйныфка алып баруы турындагы хыяллары тормышка ашсын өчен барысын да эшли. Хатын беркемнән дә ярдәм сорамаган, дәвалау һәм ана мәхәббәте улын коткарырга ярдәм итәр дип уйлаган.   Бераздан дәвалау яхшы нәтиҗә бирә, Алмаз хәтта ремиссиягә дә чыга. Ләкин ана йөрәге бала өчен борчылуларга түзә алмый: 2022 елның көзендә хатын вафат була.  

- Альбина йокларга ята да уянмый. Аның артыннан әнисез калган малайда да яңадан рецидив башлана. Баланы Санкт-Петербургтагы клиникага дәвалануга күчерергә телиләр, малай берничә ай эчендә "янып" бетә. Авыру тиз тарала, ярдәм итәргә соң була инде, - ди "Игелек күпере" оешмасы волонтеры Регина Биргулиева. - Аның әбисеннән башка якын туганнары юк иде. Күршеләр, хезмәттәшләре, әлбәттә, булыштылар... Ләкин беркем дә баланың әнисен алыштыра алмаячак.  

Реклама

Кызыл таң

Автор:Гөлия Мөгаллимова 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев